Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Кыш көне тән тиресен ничек сакларга?

Чатнама салкын көннәр, ачы җил “һөҗүме”, витаминнар җитмәү… Кыш көне тән тиресе дучар булган сынауларның кайберләре генә әле бу. Шуңа өстәп, аны дөрес тә тәрбияләмәсәң, язны алама кыяфәттә каршылавыңны көт тә тор!

Кышкы чорны организмыбыз авыр кичерә. Аеруча тән тиресе зыян күрә. Бу аңлашыла да. Көчле җил һәм салкын тәэсирендә тән тиресе дымлылыгын саклап кала алмый. Бина эченә кергәч тә кытлык кичерүен дәвам итә ул. “Җылыту сезонында бүлмәләрдәге дымлылык та кими, – дип әйтә белгечләр.

Бит тиресе. Кыш көне еш кына бит тиресе корый, кубалаклана, бит алмаларында – кызыл таплар, күз кырыйларында җыерчыклар пәйда була. Салкыннарда йөзебезнең маңгай белән авыз аралыгындагы өлеше ачык йөрү галәмәте бу. Кышкы һаваның “һөҗүме”н нәкъ менә алар кабул итеп ала бит. Шуңа күрә бу чорда бит тиресенә аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Иң элек битне артык көчле косметик чаралар ярдәмендә чистартудан тыелып торыгыз. Алар бит тиресен тагын да ныграк киптерергә мөмкин. Составында спирт булмаган йомшак, майлы чистарткыч чараларга өстенлек бирегез. Бит тиресе майлы булган кешеләр дә майлы кремнар кулланудан курыкмасын! Кыш көне теләсә кайсы бит тиресе шактый гына майлылыгын югалта. Бу чаралар әнә шул бушлыкны гына тутырырга ярдәм итәчәк. Кыш көне бит тиресен минераль су, сөт ярдәмендә, йә булмаса, алма белән ышкып та чистартырга була.

Бит тиресенә, чистарткач, дымландыргыч крем сөртергә онытмагыз. Хәзер сатуда махсус кышкы чор өчен чыгарылган дымландыргыч кремнар да очрый. Аның составында ланолин, глицерин, минераль май кебек матдәләр булса, тагын да яхшырак. Глицерин бит тиресен тышкы тәэсирләрдән сакласа, ланолин белән минераль май аны йомшартып шомартачак.

Кремны ничек сөртү дә мөһим роль уйный. Аны юынганнан соң бераз дымлы бит тиресенә сөртү хәерле. Болай эшләгәндә бит тиресендә өстәмә дымлылык пәйда булачак. Кремны сөрткәндә битегезне җиңелчә генә чәбәкләп тә алыгыз. Бит кремын урамга чыгарга, ким дигәндә, 40 минут кала сөртергә кирәген күпләр беләдер инде. Артык җылы бүлмәдә утырганда, бит тиресе корымасын өчен, пульверизатордан су сиптереп алу да комачауламас. Макияжым бозыла дип курыкмагыз! Ул аны, киресенчә, яңартып кына җибәрәчәк. Кыш көне биткә. атнага бер тапкыр булса да, дымландыргыч маска ясауны да гадәткә кертегез.

Язманың тулы вариантын "Бөгелмә авазы" газетасының 12 февральдә чыккан 5нче санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса