Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Кыш көне нинди җиләк-җимеш һәм яшелчәләр файдалы?

Кыш көне безнең организмга витаминнар җитми. Шул сәбәпле, иммунитет төшә, ягъни организмның төрле авыруларга каршы торучанлыгы кими. Ә витаминнарны без төрле җиләк-җимеш, яшелчәләрдән ала алабыз. Кыш көне аларның кайсыларын куллану файдалы соң?

Нарат җиләге (брусника) – төньяк җиләкләре арасында иң киң таралганы. Латин теленнән тәрҗемәдә ул “виноград тәлгәше” дигән мәгънәгә туры килә.

Нарат җиләген чи килеш тә, киптереп тә, пешереп тә ашыйлар. Ул бик яхшы “табиб”. Җиләк үт суын куу, кан тамырларын ныгыту, йөрәк эшчәнлеген нормага салу үзлекләренә ия. Каротин күләме буенча нарат җиләге мүк җиләген, лимон, груша, алма, кара җиләк һәм виноградны узып китә. Анда В2 витамины да күп. Әлеге витамин ашказаны эшчәнлеген нормага сала, организмның то-нусын күтәрә.

 

Кура җиләге – салицил кислотасына бай җиләк. Ул ялкынсынуларга каршы көрәшә, тән температурасын төшерә. Шуңа да элек-электән салкын тигәндә кура җиләге белән чәй эчәргә кушалар. 2 аш кашыгы җиләкне 3\4 стакан кайнар суда 15–20 минут төнәтәләр, сөзәләр. Төнәтмәне кайнар килеш көнгә 2–3 мәртәбә 2шәр стакан эчәләр. Ютәл булганда, төнәтмә ярдәмендә ингаляция ясарга мөмкин. Аны кайнатып чыгаралар һәм, баштан сөлге белән капланып, шуның парын сулыйлар. Процедураны көнгә 2–3 тапкыр һәм йоклар алдыннан ясыйлар.

Тамак төбе авыртса, кура җиләге серкәсе белән чайкаталар. 2 стакан җиләкне 2 стакан алма серкәсенә салалар. 10 көн җылы урында төнәткәч, сөзеп, стерильләштерелгән банкага тутыралар. Төнәтмәне суыткычта саклыйлар.

Тонзиллит кискенләшсә, авыз эчен кура җиләге согы белән чайкатырга киңәш итәләр. Процедураны көнгә өч мәртәбә кабатлыйлар. Кура җиләге согы авыртуны баса, шешне бетерә.

 

Кишер суы  бөтен организмны нормаль хәлгә китерә. Кишер суы В, С, Д, Е, К витаминнарына бай, анда А витамины (организмга гаять файдалы, аеруча күзләр өчен) күп. Кишер суы аппетитны күтә-рә, ашказаны-эчәк системасы эшчәнлеген, тешләр структурасын яхшырта. Йөкле хатын соңгы айларында көненә 300 миллилитр кишер суы эчсә, бала тудырганда сепсис (кан агулану) булмый. Кишер суы эч-кән хатынның сөте сыйфатлы була. Шунлыктан йөкле һәм имчәк баласы булган хатыннарга кишер суы эчәргә киңәш ителә.

Кишер суындагы матдәләр күзләрнең күрү сәләтен яхшырта. Шуңа күрә аны очучыларга, машина йөртүчеләргә, журналистларга һ.б. эчәргә кушалар.

Кишер суы төрле шешләрне (яман шешне дә) дәвалаганда әйбәт ярдәм итә. Тән тиресе коры булганда, гомумән, тире авыруларын дәвалаганда ул бик файдалы. Кишер суы эндокрин (эчке әгъзалар) системасын дәвалый, аны ирләргә җенси көчсезлектән, хатыннарга бала тапмаганда кулланырга киңәш ителә.

 

Лимон – исе күңелне кү-тәрә, кабыгы – йөрәккә дәва.

Лимонның туган җирен галимнәр якынча Һималай тавы-ның итәгендә дип фаразлыйлар. Бу җимеш, Европа һәм Азияне бик озак вакыт гизеп йөргәннән соң, ХVII гасырда Россиягә дә килеп җитә. Аның агачын Мәскәүгә Голландиядән алып кайтып утырталар.

Лимон химик составы буенча судан һәм лимон кислотасыннан тора. Шуның белән бергә, аның составында витаминнар күп: иң беренче чиратта, бу – матдәләр алмашын көйләүче, тукымаларны тукландыручы С витамины, аннан А, В1, В2, Д витаминнары һәм тагын цитрусларда гына була торган Р витамины яки цитринга бай. Шуңа да лимон күп авыруларны дәвалаучы һәм косметик чара булып санала.

Ангина вакытында телемләп киселгән лимонны авызга кабып суырасың һәм йотасың, моны сәгать саен кабатларга кирәк. Бигрәк тә лимонның кабыгы файдалы. Аны чәйнәгәннән соң, С витамины тамак төбендәге бактерияләрне үтерсен өчен башка ризык капмый торасың.

Йөткергәндә тигез күләмдә бал, лимон согы, шикәр комы алып кайнатасың да, өянәк башлангач, 1 аш кашыгы кү-ләмендә кабып куясың.

Томау төшкәндә борынга көнгә 5–6 тапкыр берничә тамчы лимон согы тамызасың.

Вирусларга каршы чөгендер һәм лимон согы кушылмасы – иң яхшы чара.

Гипертониядән интегүче-ләргә тәүлеккә 3–4 тапкыр кабыгы белән ярты лимон ашау файдалы.

Баш авыртканда лимон кабыгының ак элпәсен чистар-тасың һәм юеш ягы белән чигәгә куеп, берникадәр вакыт тотасың. Озакламый лимон кызарып чыгар, ә баш авыртуы бетәр.

Күңел болганганда лимон-ның кабыгы белән йомшагы арасындагы ак элпә ярдәмгә килә. Косасы килгәндә, бераз гына баллы лимонлы су эчәсең һәм сохари ашыйсың.

 

Кызыл миләш согын халык медицинасында атеросклерозны һәм гипертоник авыруларны дәвалау өчен файдаланалар. Миләш төнәтмәсе дизентерияне дәвалау өчен дә кулланыла. Ашказаны, эчәк авырулары вакытында аннан төнәтмә ясап эчәргә киңәш итәләр. Шулай ук миләш согы бөердән ташларны чыгару өчен дә файдаланыла. Моның өчен 400 грамм миләшне изәләр, аңа 2 литр кайнаган су һәм бераз шикәр комы салалар, дүрт сәгатьтән соң болгатып сөзәләр һәм эчәләр. Эч катканда берничә атна буена көнгә өч тапкыр 70–100 грамм шундый сок эчәргә киңәш ителә. Табиблар исә диабет белән чирләгән авыруларга, бавыры авыртканнарга миләш ашарга куша.

 

Чөгендернең тамырын һәм яфракларын азык итеп һәм дәва өчен файдаланалар. Тамырында шикәр (аш чөгендерендә — 8–12%, шикәрнекендә 20%ка кадәр), аксымнар (1,5%), май, клетчатка, органик кислоталар (алма, лимон һ.б.), минераль тозлар (магний, кальций, калий, тимер, йод һ.б.), буяу матдәләре, С, В, В2, Р, РР витаминнары, фолий кислотасы бар.

Чөгендерне элек-электән зәңгеләгә каршы чара буларак кулланганнар. Тамырында төрле витаминнарның күп булуы авитаминозны булдырмауда зур роль уйный. Азык итеп чөгендернең яфракларын да кулланырга ярый, аларда С витамины (50 миллиграммга ка-дәр) һәм каротин (А провитамины) бар. Тимер һәм кобальт тозлары булганлыктан, чөгендер азканлылыктан бик файдалы. Бертигез күләмдәге чөгендер, кишер һәм әче торма соклары кушылмасы белән халык медицинасында элек-электән үк азканлылыкны дәвалаганнар. Шундый кушылманы берничә ай дәвамында көн саен, ашар алдыннан, 1–2шәр аш кашыгы эчәргә кушалар. Зәңгелә һәм азканлылыкны дәвалау өчен әчетелгән чөгендерне дә кулланырга була.

Чөгендернең клетчаткасы һәм органик кислоталары эчәклекнең дулкынсыман кыскаруларын көчәйтәләр, шунлыктан хроник эч кату вакытында ач карынга 100–150 грамм пешкән чөгендер ашарга киңәш ителә. Эч артык нык катканда, чөгендер кайнатмасыннан клизма эшлиләр. Чөгендердә азыкның аксымнарын таркатуга һәм үзләштерүгә ярдәм итүче, холин булдыруда катнашучы бетаин дигән органик матдә бар. Ә холин бавыр күзәнәкләре эшчәнлеген арттыра һәм аның эшен яхшырта.

Йодның күплеге буенча чө-гендер башка яшелчәләр арасында беренче урыннарның берсен алып тора. Шунлыктан чөгендерле азык атеросклероз, тиреотоксикоз белән интегүчеләргә бик тә файдалы. Чи чөгендер согын матдәләр алмашын яхшыртучы һәм организмны ныгытучы чара буларак эчәргә була. Пешкән чөгендер гипертония авыруларыннан да шифалы тәэсир итә, чөнки анда кан басымын төшерергә ярдәм итүче магний шактый күп.

Халык медицинасында кан басымы югары булганда һәм тынычландыручы чара буларак, яртылаш бал белән кушылган чөгендер согы эчәләр (көнгә 3–4 тапкыр яртышар стакан). Томау төшкәндә пешкән чөгендер согы белән борын эчен юалар. Ялкынсыну күренешләрен йомшарту өчен чөгендер тамыры боткасын вакыт-вакыт (кибүенә карап) җәрәхәтләргә һәм шешләргә куялар.

Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшергә онытмагыз!

Клара Усманова әзерләде

Фото: Pixabay.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса