Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Хөрмә – даруга алмаш

Карбыз-кавын вакыты узып китте, тик бу борчылырга сәбәп түгел. Ник дисезме? Чөнки хөрмә чоры җитте! Әлеге җиләк-җимешнең файдасы бик күп, ди. Ниндиләр ул дисезме?

Әгәр хөрмәне сайлый белеп сайласаң, дөньяда аннан да тәмле нәрсә юктыр
кебек тоела. Үзе тәмле, үзе баллы. Туклыклы булуы белән беррәттән, ул әле витаминнарга да бай.

Күзләрем яхшы күрсен дисеңме? Нәрсә ашарга кирәклеген әйтеп торасы юктыр? Өлгергән хөрмәдә бета-каротин күп, ә ул күз-ләрне яхшырта.

Үпкәңне кайгырт. Шул ук бета-каротин сулыш юлларын яхшырта, бронхит һәм пневмония барлыкка килүдән саклый.

Йөрәгем нык булсын дисәң, хөрмә аша!  Аның составындагы калий йөрәк мускулларын һәм кан тамырларын ныгытыр. Шул ук вакытта кан басымын да көйләр.

Эчәклекләр яхшы эш-ләсен өчен дә хөрмә ашарга кирәк икән. Ашказаны авыртканда да хөрмә ярдәмгә килер.

– Хөрмә ярдәмендә яраларны да эшкәртергә мөмкин. Өлгергән хөрмәне пешкән урынга куеп торсаң, ул урын бик тиз төзәлер.

Бөерләреңә ярдәм итәр. Хөрмәдәге магний организмнан тозларны  чыгарырга, бөерләрне чистартырга булышыр. Бәвел кудыручы даруларның тәндәге калий күләме кимүгә китерүен истән чыгармаска кирәк. Шунлыктан мондый дарулар белән дәваланучыларга калий тозлары кушылганнарын эчәргә туры килә. Тик болай эшләү мәҗбүри түгел, чөнки калий күләмен тулыландыру өчен хөрмә ашау да җитә.

Анемияне себерке белән куып җибәрәбез. Бу эштә безгә шулай ук хөрмә ярдәмгә килер. Анемиядән файдалы булган тимер белән беррәттән, башка бик файдалы микроэлементлар да бар.

Тамак авыртамы? Хө-мә аша! А һәм С витаминнары күп булу аркасында, ул иммунитетны ныгыта.

Депрессиягә “Сау бул!” дибез. Көненә бер хөрмә организмны магнийга бае-
тыр, ә ул нервыларны тынычландыра, йокыны яхшырта. Фруктоза һәм глюкоза кәефне күтәрә.

Матур булабыз. Хөрмә-нең йомшак өлешен йомырка сарысы белән болгатабыз һәм юка итеп йөз тиресенә сөртәбез. 20 минуттан юып төшерәбез һәм кара нокталарга, “Сау бул” дип, кул болгыйбыз.

Йөрәк-кан тамырла-ры авырулы кешеләр бәвел кудыргыч даруларсыз торалмый. Ләкин кайвакытта аларның файдасы кинәт кими. Андый чакта
хөрмә ярдәмгә килә. Көнгә 3–4 хөрмә ашарга һәм аларны өч тапкыр 100әр грамм кайнар сөт эчү белән чиратлаштырырга кирәк. Дәвалану өчен хөрмә-нең яңасы да, кипкәне дә ярый, алар икесе дә бер үк дәрәҗәдә файдалы.

4–5 көн эчендә тәнегез бәвел кудыргыч дарулардан ял итә һәм аларның кабат файдасы тия башлый. Хөрмәне бөердә таш булганда да ашарга киңәш ителә. Табиб белән киңәшергә онытмагыз!

Ничек сайларга?

Хөрмәнең кабыгындагы сызыклар күбрәк булган саен яхшы. Шулай ук кабык каты һәм шома булырга тиеш.

Хөрмә каты һәм авызны бөрештерә торган булып чыкса, аны 12 сәгатькә туңдыргычка куегыз. Ул йомшак һәм баллыга әйләнер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса