Бугульминская газета

Бөгелмә районы

Рус Тат
Файдалы мәгълүмат

Кеше ничә сәгать йокларга тиеш?

Европа кардиология җәмгыяте белгечләре сәламәтлек өчен мөһим булган йокы вакытын билгеләгән. Тикшеренүнең авторы, табиб Эпайминондас Фонтас әйтүенчә, бүгенге көндә йөрәк-кан тамырлары системасына йокының йогынтысы хакында әлләни күп мәгълүмат билгеле түгел.

Галимнәр йокының озынлыгы һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары ихтималлыгы арасындагы бәйләнешне тикшергән. Моңа кадәр йөрәк авырулары белән проблемалары булмаган 1 миллионнан артык урта яшьтәге кешеләргә 11 тикшеренү үткәргәннәр. Пациентларны 3 төркемгә бүлгәннәр. Бер төркемдә - кешеләр тәүлегенә 8 сәгатьтән артык, икенчесендә – 6 сәгатьтән азрак, өченчесендә 6дан алып 8 сәгатькә кадәр йоклаган.   Алган мәгълүматларны анализлап, тәүлегенә 6 сәгатьтән азрак йоклаучылар йөрәк ишемиясе һәм инсульт ихтималын 11%ка арттырса, 8 сәгать йоклаганнар бу авырулар барлыкка килү ихтималын 33%ка арттыра икән!

Шулай итеп, аз йоклау һәм артыгын йоклау төрле дәрәҗәдә йөрәк чирләре белән авырып һәм инсульттан үлү хәвефен арттыра.

Фото: https://pixabay.com | Wokandapix

http://omet-rb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса