Кер сабыны – Бөгелмәлеләрнең сәламәтлеге сагында
Кер сабыны төрле авыру һәм ялкынсынулардан коткара.
– Грипп һәм томаудан котылу өчен, борынны кер сабыны эремәсе белән юалар.
– Эт тешләсә, ярага инфекция эләкмәсен өчен, җәрәхәттән канны агызып, кер сабыны эремәсендә тотылган марля белән бәйләп куялар.
– Гөмбәчек авыруларына каршы да көрәшә. Моның өчен зарарланган урыннарны щеткага кер сабыны тидереп юарга да, соңыннан тирене йод белән эшкәртергә кирәк.
– Тәнегез җиңелчә пешсә, кызаруны алу өчен, шул җирне кер сабыны белән ышкып куярга була.
– Депиляциядән соң да тән кызармасын өчен, кер сабыны сөртеп куялар.
- Яңа теш щеткасына кичтән кер сабыны сөртеп калдырсагыз, иртәнгә ул дезинфекцияләнгән була.
– Бәрелгән урынны кер сабыны белән ышкысагыз, кара янмас.
– Чәчләрегез көчле булсын өчен, айга бер тапкыр кер сабыны белән юыгыз, соңыннан уксус яки лимон согы кушылган су белән чайкагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia