Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Карлыган яфрагын ничек җыярга, организмга файдасы булсын өчен ничек кулланырга соң?

Кызыл һәм кара карлыган яфрагын борынгыдан үк әби-бабаларыбыз төрле авырулардан дәва буларак кулланган.

Карлыган яфрагы витаминнарга һәм файдалы элементларга бай. Аның составында эфир майлары һәм фитонцидлар, С витамины күп. С витамины андиоцидант ролен башкара, организмны картаюдан һәм авырулардан саклый. С витамины карлыганда – 460, бөреләрендә – 175, чәчәгендә 270 миллиграммга кадәр бар.

Карлыган яфрагын иң яхшысы – май-июнь айларында җыю. Бу яфракны кара чәйгә өстәмә буларак та салалар. Болай эшләгәндә чәйгә гадәти хуш ис өстәлә. Әлбәттә, чәйнең файдасы да арта. Шулай ук аны аерым термоста да пешерәләр. Грипп вакытында карлыган яфрагыннан чәй организмны ныгыту чарасы булып тора. Чәен әзерләү өчен, 2-3 карлыган яфрагына бер стакан кайнар су салып, өстен каплап торабыз, 10-15 минуттан чәй әзер. Әлеге чәйне цистит, пиелонефрит, кан басымы авырулары, парадонтоз вакытында, шулай ук иммунитетны ныгыту өчен һәм антисептик чара буларак кулланалар.

Миләүшә Хәсәншина әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса