Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Карбыз сайлау серләре

“Дөрес булмаган” карбызны төсе һәм ялтыравыклы өслеге буенча аерырга була.

“Роспотребнадзор” белгечләре, карбыз һәм кавын өлгерү сезоны җитү белән, аларны ничек дөрес итеп сайлау буенча киңәшләр әзерләделәр. Белгечләр автомобиль юллары буйларында җиһазландырылмаган урыннарда аларны сатып алырга һич тә ярамаганлыгын кисәтә, чөнки товар санитария экспертизасын узмаган һәм автомобиль газларындагы авыр металларны үзенә сеңдергән булу ихтимал.

Карбыз яки кавын сатып алганда һәр кеше продукциянең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслый торган документларны күрсәтүне сорарга хокуклы. Сәүдә ноктасы коймалап алынган урында һәм лапас астында булырга, карбыз махсус стеллажларда һәм күләгәдә сакланырга тиеш. Аларны татып карау өчен кисәкләргә бүлү катгый тыела, чөнки кискән урында бик тиз микроорганизмнар үрчи башлый.

Өлгергән карбыз, кагыйдә буларак, зур, тоташ бердәй капламлы,  төсе   ялтырабрак тора. Янында якты тап булырга тиеш, ул – сары, хәтта кызгылт сары булса – яхшырак. Карбызның кабыгы тырнак белән тишкәләнмәгән, “койрыгы” коры булырга тиеш. Кул белән сукканда, өлгереп җиткән карбыз калтырау (“вибрация”) бирә, бармак белән бәргәләгәндә яңгыравыклы тавыш чыгара, буйга таба кысыбрак караганда шыгырдабрак китә. Өлгергән карбызның йомшагы төрле төсмер алган – кызыл, орлыклары кара яки көрән төстә була.  

Белгечләр уртача зурлыктагы карбыз сайларга киңәш итә, иң зурысы да, тәкъдим ителгәннәрнең иң кечесен дә түгел. Җимешләрне кискәнче, туфрак, тузан һәм микроорганизмнардан арындыру өчен, аларны яхшылап, җылы су белән сабынлап юарга кирәк. Кискән карбыз һәм кавыннарны суыткычта гына сакларга кирәк. Әгәр кискән карбыздан әчегән ис килә икән, аны ашарга ярамый.

“Роспотребнадзор”да шулай ук бу культураларда нитратлар булуны күрсәткән билгеләр булуы турында да сөйләделәр, гәрчә моны ныклап бары тик лабораториядә генә ачыкларга мөмкин.

“Начар” карбызның төсе шәмәхәгә тартым җете кызыл, үзәктән кабыкка сузыла торган җепселләр ак түгел, ә сары була. Йомшагы да кискән урында тонык була, ә “дөрес” карбызның кискән урыны “очкынланып” тора”, –  дип билгеләп үтәләр ведомствода.

Белгечләр кавынны да шул ук кагыйдәләр буенча сайларга киңәш итә, ләкин кайбер аермалар да бар: кавынның  “койрык”ка каршы ягы бераз гына йомшаграк булырга тиеш, кавынга чиерткәндә ул тонык тавыш чыгарырга тиеш. Бу җимештән һичшиксез хуш ис килергә тиеш, әгәр исе юк икән, аны сатып аласы да юк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса