Кар суын берни  алыштыра алмый
Файдалы мәгълүмат

Кар суын берни алыштыра алмый

Кышын нишләргә белмичә аптырап йөрсәгез, көрәк алып, бакчага чыгыгыз.

Кышын нишләргә белмичә аптырап йөрсәгез, көрәк алып, бакчага чыгыгыз.
Кыш – теплицага мөмкин кадәр кар туплап калу өчен менә дигән вакыт. Көзен теплицаны ябып
калдыручылар нык ялгыша: озын салкын көннәрдә андагы туфрак кибә, катылана. Язын исә аны казу кыен булачак, мондый туфракта үскән яшелчәләр дә мул уңыш белән сөендерми.
Теплицага гына түгел, түтәл-ләргә дә кар файдалы. Ул, берен-чедән, туңудан саклый. Икенче-дән, язын кар эреп, туфракны фай-
далы матдәләр белән баета. Карны таптый-таптый өяргә кирәк.
Җәен никадәр мул су сипсәгез дә, ул кар суы биргән дымлылыкны алыштыра алмый.


Фото: https://pixabay.com/ru