Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Кан басымы: ник күтәрелә?

Бүген күп кешеләр югары кан басымы авыруыннан интегә. Аның кинәт нидән күтәрелеп китүе хакында уйлап та карамаган кешеләр бар

Ә бит организмыбызга игътибарлырак булсак, күп очракта, сәламәтлегебезгә куркыныч та янамас иде.
Түбәндә санап кителгән очракларда кан басымы гадәттәгедән югары күтәрелергә мөмкин:

*кофе, куе чәй эчкәндә яки шоколад ашаганда, тәмәке тартканда;
* табибка күренер алдыннан бик тә борчылганда, чират көтеп артык күңелсезләнеп торганда, ашыгып баскычтан күтәрелгәндә яки спорт белән шөгыльләнгәндә;
* дәваханәгә аяк басуга ук күп кеше эчке киеренкелек тоя. Белгечләр моны ”ак халат күрү сәбәпле туган чир билгесе” дип атый;
* шифалы төнәтмәләр эчкәндә (солодка, лимонник, женьшень һәм элеутерококк нигезендә эшләнгәннәре аеруча);
* Шулай ук хатын-кызларда күрем вакытында кан басымы күтәренке булуы мөмкин, бу һич тә авыру билгесе түгел, дип яза Өмет.


Чыганак: dinikitap.ru
Фото: Ачык чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса