Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Файдалы мәгълүмат

Иң яхшы профессияләр

Татарстанда иң күп хезмәт хакы алып эшләүче һөнәр ияләре билгеле. Бу хакта Поволжье компаниясенең маркетинг буенча һәм җәмәгатьчелек белән элемтә урнаштыруда әйдәп баручы белгече Александра Севостьянова хәбәр итте.

“Иң югары хезмәт хакы белән бәяләнә торган профессияләргә, традицион рәвештә, топ-менеджмент, сәүдә өлкәсе, ИТ-тармак, төзелеш һәм җитештерү өлкәләре керә.

Мисал өчен, топ-менеджерлар Татарстанда уртача 80 мең сум хезмәт хакы алырга мөмкин. Әлеге һөнәрдә бер вакантлы урынга 9 кеше дәгъва

Төзүчеләр өчен уртача хезмәт хакы 50 мең сумны тәшкил итә.

Сәүдә өлкәсендә эш бирүчеләр 25 мең сумнан башланган хезмәт хакы тәкъдим итә. Бу өлкәдә хезмәт хакына чикләүләр юк диярлек. Әйтик, күчемсез милек сату менеджерларына 400 мең сумга кадәр хезмәт хакы алу мөмкинлеге бар.

"Хезмәт базарында ИТ-белгечләргә булган ихтыяҗ да кимеми. Бүген бер урынга 2 резюме туры килә”, – ди белгеч.

20 елда беренче тапкыр – кызамык

Балаларда ачыкланган кызамык чире – Татарстанда соңгы 20 елда теркәлгән беренче очрак. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Наталья Ивойлова хәбәр

Аның сүзләренә караганда, әлеге йогышлы чиргә каршы вакцинациядән баш тарту аркасында, авыру Татарстанга да килеп җитте. “Бу авыру әле бездә юк, Мәскәү, Башкортстанда гына теркәлгән иде”, – диде Н. Ивойлова.

Яр Чаллыда ике бала кызамык чире йоктырган. Бер балага – 7 ай, ул прививка ясау яшенә җитмәгән булган. Ә икенчесенә – 1 яшь 8 ай. Балалар бакчасына йөргән бу сабыйның әти-әнисе вакцинациядән баш тарткан булган.

Кызамык – көчле йогышлы чир, һава юлы белән күчә, тән температурасы 40,5 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Авыз куышлыгы һәм өске тын юллары ялкынсына. Бу авыруга шулай ук конъюнктивит, тәнгә тап-тимгелләр чыгу хас.

Наталья Ивойлова әйтүенчә, прививка ясалмаган барлык балалар куркыныч төркеменә карый. “Кызамык турында шик туган очракта да, прививкалы бер бала да әлеге чир белән авырмады, кызамык диагнозы расланмады”, – диде ул.

“Татар-информ”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса