Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Грипп турында иң еш ишетергә туры килгән 4 ялгыш фикер

Грипп алдан аяк киенгәннәрне җиңә алмый. Табиблар елның-елында шулай дип ышандыра. Бу көннәрдә ил күләмендә гриппка каршы прививка ясату чоры башланды.

Татарстанда 600 мең балага вакцина ясарга өлгергәннәр инде. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, быелгы көздә республика халкының яртысына гриппка каршы прививка ясарга планлаштыралар.

 

Грипп турында инде барысын да беләбез кебек. Шулай да ул әле һаман иң серле чирләрнең берсе булып кала бирә. Бүген грипп турында иң еш ишетергә туры килгән ялгыш фикерләрне барларга булдык.

  1. Грипп вакытында дәвалану мәҗбүри түгелкүбрәк су эчепвируска каршы дарулар эчсәңүзе үтеп китә ул. Грипп – бик хәтәр, йогышлы чир. Аны тиз арада дәвалауга керешмәсәң, чирнең аянычлы нәтиҗәгә китерәсен көт тә тор! Биш яшькә кадәрге балалар белән өлкән яшьтәгеләргә аеруча зур куркыныч яный. Грипп йөрәк, үпкә, бөерләргә дә зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә гриппны урын өстендә, яхшылап дәваланып үткәрү хәерле.
  2. Грипп акча аша да йогарга мөмкин. Гриппның вирус кисәкчекләре тышкы тирәлек йогынтысына бирешми диярлек. Шуңа күрә алар теләсә кайсы өслектә ике атна дәвамында сакланырга мөмкин. Акча да искәрмә түгел. Әмма хәзерге акчалар антисептик үзлекле махсус кәгазьдә басыла. Өстәвенә алар гел әйләнештә. Шуңа күрә акча аша грипп йоктыру куркынычы бүген юк дәрәҗәсендә. Шулай да күңел тынычлыгы өчен, акча тоткач, кулларны сабынлап юу комачауламас.
  3. Температура бик югары булыпйөрерлек тә хәл булмасаантибиотиклар эчәргә кирәкГрипп вакытында тән температурасы 40 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Буыннар сызлый, бөтен гәүдә авырта… Антибиотикларга үрелергә ашыкмагыз! Әлеге төркемгә кергән дарулар бактерияләргә каршы көрәшне күздә тота. Грипп исә – вирус. Шуңа антибиотикларның грипп вакытында бөтенләй дә файдасы булмаячак. Ә менә иммунитетны какшата ала ул. Табиблар антибиотикларны гриппка икенче төрле вирус кушылган очракта гына эчәргә рөхсәт итә.
  4. Организмны дару эчеп агулаганчыхалык медицинасына таянам. Күпләр грипп чорында күбрәк суган, сарымсак, лимон ашарга тырыша. Сүз дә юк, алар иммунитетны ныгыта. Әмма алар грипп вирусын җиңә алмый. Шуңа күрә грипп чорында халык күп тупланган урыннарны читләп үтәргә, урамнан кергәч, кулларны яхшылап юарга кирәк.

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса