Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Гөлҗимешне кышкылыкка әзерләү

Гөлҗимеш Мисыр һәм Греция розаларының нәсел башы дип санала. Борынгы греклар роза чәчәкләре белән сугыштан җиңеп кайтучыларны каршылаганнар. Ә Төркиядә розалар белән яңа туган бала бишекләрен бизәгәннәр.

Гөлҗимешне салкыннар башланганчы җыялар. Өшегән җимешләр сусыл һәм йомшак, әмма файдасы инде югалган була. Җыелган җиләк-җимешне төрле ысуллар белән киптерәләр. Моның өчен махсус мичләр куллану җайлырак. Җимешләрне духовка калаена җәеп салалар һәм +50–75°С температурада  киптерәләр. Янмасын-көймәсен дип, киптерү процессын күзәтеп торырга кирәк. Гөлҗимеш җимешләрен якынча 3–4 сәгать киптерергә кирәк. Киптерелгән җимешләрне пакетларда яки герметик ябык банкаларда саклыйлар. 1–2 ел дәвамында ул үз файдасын югалтмый.

 

Химик составы

Гөлҗимеш – кешелек дөньясына табигатьнең олы бүләге. Безнең якларда ул күпчелек шифалы җимеш һәм бакча бизәүче декоратив куак буларак танылган. Күптөрле витаминнарга бай гөлҗимеш медицинада төрле авыруларга каршы һәм организмны чыныктыручы чара буларак кулланыла.

Дәвалау өчен куакның барлык өлешләрен дә, шул исәптән тамыр системасын да кулланалар. Шулай да файдалы үзлекләргә бу куакның җимешләре ия.  Алар түбәндәге микроэлементлар җыелмаларына бай:

– гади шикәр;

– органик кислоталар;

– пектин;

– эфир мае;

– К витамины – кан һәм сөякләрне ныгытуда катнаша;

– Е витамины – антиоксидант булып тора;

– С витамины – иммунитетны ныгыта, салкын тиюне булдырмый калырга ярдәм итә;

– Р витаминыннан башка кан тамыры системасы зыян күрә;

– каротин – организмны агулы матдәләрдән һәм токсиннардан чистартырга сәләтле витамин.

 

Гөлҗимешнең файдасы

Кыргый роза җиләкләрен төрле яшь төркемнәренә куллану тәкъдим ителә. Гөлҗмеш ир-атлар, хатын-кызлар, балалар өчен дә файдалы.

Әлеге куакның җимеш төнәтмәсе ашказаны-эчәк эшчәнлеген яхшырта. Шулай ук азканлылык, диатез, бөер һәм бавыр авыруларыннан, төрле кан китүләрдән, йокысызлыктан файдалы санала. Төнәтмә холецистит, цистит, гепатит авыруларын һәм какшаган нервыларны дәвалый, кан басымын көйли.
 

 

Гөлҗимеш төнәтмәсе ясау ысуллары

Гөлҗимеш төнәтмәсен витамин җитмәгәндә, гемоглобин түбән булганда, суык тиеп авырганда кулланалар. Ул организмдагы артык сыеклыкны да куа. Төнәтмә ясауның төрле ысуллары бар.

1. Бу рәвешле ясалган төнәтмә салкын тигәндә, йогышлы авырулардан яхшы. Ике аш кашыгы гөлҗимешкә ярты литр кайнар су салына, аны кайнатып чыгарып, тагын 10 минут уртача утта тотарга кирәк. Сыеклыкны термоска салып, 1,52 сәгать төнәтәләр. Әзер төнәтмәне сөзеп, көнгә ике тапкыр берәр стакан эчәргә була. Теләк буенча бер чәй калагы бал салырга мөмкин.

2. Витамин җитмәгәндә, менә бу ысул яхшы. 100 грамм гөлҗимешкә бераз кайнар су салабыз. 5 минуттан соң, җимешләрне бераз изәбез. Катнашманы термоска салабыз һәм 1 литр кайнар су өстибез. 12 сәгать торганнан соң, төнәтмәне сөзеп, көн саен чәй урынына эчәргә була.

3. Йөрәк авыруларыннан файдалы төнәтмә болай ясала. 3 аш кашыгы гөлҗимешне ваклап, кәстрүлгә салып, өстенә 200 миллилитр кайнар су агызалар. Капкач каплап, 510 минут әкрен утта тотарга, аннан термоска бушатып, 4 сәгать көтәргә кирәк. Төнәтмәне көнгә өч тапкыр яртышар стакан эчәләр.

4. Ашказаны-эчәк авырулары өчен сыек төнәтмә әйбәт. 1 аш кашыгы гөлҗимешкә ярты литр кайнар су салалар. Утта 10 минут тоткач, 1 сәгать термоста төнәтәләр. Сыеклыкны көнгә өч тапкыр ярты стакан эчәргә мөмкин.

Табиб белән киңәшләшү мөһим!

Клара Усманова әзерләдеНачало формы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса