Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Эт эчәгесеннән котылуның бер генә юлы бар

Без “икенче икмәк”не тиешенчә үстерә белмибез. Бик күп­ләрне кызыксындырган сорауларга ачыклык табу максатыннан, без авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәния Җамалиевага мөрәҗәгать иттек.

Бәрәңгене кайчан ничек итеп утыртырга? Әлеге сорауга бик күпләр җавабын белә, бәрәңге үстермәгән кеше сирәк, диярсез. Алай дияргә ашыкмагыз. Без “икенче икмәк”не тиешенчә үстерә белмибез. Бик күп­ләрне кызыксындырган сорауларга ачыклык табу максатыннан, без авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәния Җамалиевага мөрәҗәгать иттек.

– Фәния Фәйзрахмановна, бәрәңге ел саен бер урынга утыртылганлыктан, аның уңышы аз була, төрле авырулар белән авырый башлый. Чүп үлән­нәр басып китә. Болардан ничек котылып була?
– Чыннан да, авыл җирендә бәрәңгене ел саен бер урынга утырталар. Менә шуңа күрә туфракта төрле авырулар барлыкка килә, чүп үләннәр котырып үсә. Авырулардан котылу өчен кайбер кешеләр ашламалар керткәли. Ә менә авылларда чүп үләннәргә каршы көрәшнең бердәнбер юлы – кул белән йолку. Ләкин үзәккә үткән эт эчәгесен бу рәвешле генә бетереп булмый. Механик, химик эшкәртү­ләр белән дә аннан котылам димә. Чөнки аның тамыры 50 сантиметрдан да тирәнрәк. Тамырын сындырасың икән, ул тагын да киңәеп, күбрәк чыга. Эт эчәгесеннән котылуның бердәнбер юлы – чәчү әйләнеше. Күп мәй­даннарда игүчеләр бәрәңге – бөртеклеләр – борчак – рапсны ел саен аралаштырып үстерә ала. Ә менә шәхси хуҗалыклар өчен корткычларга, чүп үләннәргә каршы көрәшүнең төп чарасы – кишәрлекне икегә бүлеп, бер ягына бәрәңге, икенче өлешенә печән чәчү. Печән бер урында 3-4 ел үсә. Аннан соң ул урынны сукалап, бәрәңге утыртырга була. Шулай ук берьеллык үлән­нәр, солылы вика, арыш, рапс чәчеп җирне ял иттерергә мөм­кин. Бәрәңге утырт­кан өлешкә көзен арыш чәчеп калдыручылар да бар. Язын исә аны сукалап, кабат бәрәңге игәләр.
– Бәрәңгене идән астыннан чыгару белән утыртырга ярыймы?
– Уңышны арттыру һәм авыруларга каршы тору өчен утыртыр алдыннан бераз үрдерергә кирәк. 4-5 атна дәвамында бик караңгы булмаган, күләгәле урында тотарга. Беренче атнада һава температурасы 12-15 градус булса яхшы. Калган 2-3 атнада 8 градус җылылыкта тотарга. Бу вакытта күзәнәкләр “борын төртә”. Сабак 0,2-0,5 сантиметр­дан зур булмаса әйбәт, зуррак үссәләр утырт­канда алар сыначак.
– Бәрәңгене кайчан утыртырга соң?
– Бакча өлгерү белән утыртырга кирәк. Туфракта температура 7-8 градуска җиткән икән, аны, туфрак төренә карап, 5-8 см тирәнлектә утырталар. “Икенче икмәк”не сай итеп тә, тирән итеп тә утыртырга ярамый. Сай утырт­кан очракта кырау төшсә, бүлбеләр өшергә, каты яңгырлар яуганда алар өскә чыгарга мөмкин. Тирән утыртканда тиз генә тишелеп чыга алмыйча ятулары ихтимал. Бүлбеләрне 75х24 см яки 70х26 см ара калдырып утыртсаң әйбәт. Бәрәңгене беркайчан да салкын, җылынып җитмәгән туфракка утыртмагыз. Безнең республика өчен иң кулай вакыт – майның икенче декадасы. Соңга калып утыртырга шулай ук ярамый. Июнь башында утырткан бакчаларда, гадәттә, уңыш азрак була. Утыртыр алдыннан орлыклык бәрәң­гегә агач көле сибәргә яки аны флавобактерин белән агрофил биопрепаратлары катнашмасы белән эшкәртергә кирәк.
– Авылларда кайбер кешеләр бәрәңгене утыртканнан соң тырмалый. Болай эшләү кирәкме?
– Бу чүп үләннәрдән котылу өчен менә дигән чара. Утыртканнан соң 10-14 көн узгач та тырмаларга кирәк. Чөнки нәкъ менә шушы вакытта чүп үләннәр баш калкыта башлый. 80 процент чүп үләнне юк итеп була. Берничә көнгә генә соңга калып тырмалыйсың икән, аның нәтиҗәсе без уйлаганча булмаячак. Шуңа күрә соңарырга ярамый. Бәрәңге тишелә башлагач, аның төбен өяргә кирәк. Бу вакытта чүп үләннәрне кабат юк итәргә мөмкинлек туа. Сабак үсеп кит­кәч, кабат төбен өяргә мөмкин. Бәрәңге бүлбеләре өскә чыгып, кояш астында ятарга тиеш түгел.
– Кайбер бакчачылар бәрәңгеләрендә төрле авырулар, корткыч бөҗәкләр барлыкка килүеннән зарлана.
– Бәрәңгенең төп дошманы – колорадо коңгызы. Без аңа каршы көрәшүнең яңа ысулын уйлап таптык. Моның өчен утыртыр алдыннан орлыкларны прес­тиж препараты белән эшкәртергә кирәк. 35 кг бәрәңгегә 200 мл су, 30 мл престиж алына. Коңгызлардан котылу өчен бүлбеләрне полиэтиленга салып, өстенә әлеге катнашманы бөркергә. Икенче дошманы – фитофтора авыруы. Бу авыру яңгырлы елда киң тарала. Салкын, яңгырлы җәй көннәрендә фитофтороз 1-2 атна эчендә бөтен басуны “камап” алырга мөмкин. Бу авырудан саклану өчен бәрәңге чәчәк атканчы – ридомил голд-МЦ, инфинити, чәчәк аткач акробат МЦ, сектин, браво, пенкоцеб препаратлары белән көрәшергә була.

“Ватаным Татарстан”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса