Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Эх, файдалы җәйләре!

Җәйнең нәкъ уртасы. Төрле җиләк-җимешләр, яшелчәләр өлгерә. Кайбер уңган хуҗабикәләр инде кышка әзерлекләрен дә башлап җибәрде. Шул уңайдан, “Бөгелмә авазы” газетасы үзенең укучыларына берничә үзенчәлекле кайнатма рецепты тәкъдим итә. Файдасы тияр дип ышанып калабыз.

КАЙНАТМАЛАР

Кабактан

Әлеге кайнатма ананас тәмен хәтерләтә.

Кайнатма өчен 1 кило кабак, 800 грамм шикәр комы һәм бер лимон кирәк.

Эш тәртибе: кабакны кабыгыннан чистартырга, шакмаклап турарга, шикәр комы салып суы чыксын өчен 10–12 сәгатькә калдырырга. Лимонның төшләрен алырга һәм кабыгыннан арындырып, бик вак итеп турарга. Шикәр комы белән кабакны кайнатып чыгарырга һәм 15 минут пешереп алырга, лимон массасын салырга һәм кабаттан 15 минут кайнатырга.

Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, астын өскә әйләндерергә һәм суытырга куярга.

 

Нарат күркәсеннән

Нарат күркәләрен суда юып алырга, саркытырга. 1,8 кило шикәр комы һәм 1,5 стакан су исәбеннән баллы сироп ясарга һәм 1 килограмм күркәне салып сүрән утта 1 сәгать чамасы кайнатырга, сагызлана башлагач, сүндерергә, суытырга һәм әзер банкаларга тутырырга.

Күп ашарга ярамый, көнгә 12 кашык кабып куйсаң бик яхшы. Әлеге йомшак күркәнең сагызы бик файдалы, иммунитетны күтәрә, салкын тиеп авыручыларга бигрәк тә файдалы.

 

Кара карлыган һәм имбирьдән

Кирәкле кушылмалар:

500 грамм кара карлыган;

100 грамм имбирь;

300 грамм шикәр комы.

Эшләү тәртибе: ул гадәти кайнатма кебек әзерләнә, әмма иң элек юка имбир телемнәре (слайсы) өстәргә кирәк. Кайнатма баллы һәм авызны камаштыра торган килеп чыга, шуңа күрә һәркемгә дә ошамаска да мөмкин. Шулай да салкын тигәндә һәм грипп вакытында иң яхшы чараларның берсе санала.

 

Слива һәм банан

Кирәкле кушылмалар:

– 600 грамм төше алынган слива;

– 1 стакан шикәр комы;

– 1 стакан су;

– 2 банан;

– 2 аш кашыгы какао;

– 60 грамм әстерхан чикләвеге.

Эш тәртибе: төше алынган сливаларны 1 стакан шикәр комы, 1 стакан су белән сливалар тәмам йомшап беткәнче кайнатырга. Бананны чәнечке белән йомшартып, какао белән бутарга. Сливаларны суытып, бананлы пюре белән кушып, әстерхан чикләвеге өстәп, блендерда йомшартырга. Искиткеч тәмле бу кайнатманы үзен генә ашарга да, тәм-том әзерләгәндә эчлек итеп кулланырга да була.

 

Шоколадлы чиядән

Кирәкле кушылмалар:

1 кг чия;

500 г шикәр комы;

1 аш кашыгы какао;

– 100 грамм шоколад;

– лимон кислотасы.

Эш тәртибе: 1 килограмм чиянең төшен алып блендерда туратырга. Өстенә 500 грамм шикәр комы салып, суын чыгарганчы калдырырга. Аннан соң газ өстенә куеп кайнатып чыгарырга, 1 аш кашыгы какао, 1 аш кашыгы лимон кислотасы кушып тагын 20 минут кайнатырга. 100 грамм вакланган ачы шоколад өстәп эретергә. Әзер кайнатманы банкаларга тутырып кышка сакларга куярга. Аны бигрәк тә балалар яратып ашый.

 

Җир җиләгеннән

– Җир җиләге (чистартылган) – 1килограмм

– Шикәр – 1килограмм

– Су – 1 стакан

Кагыйдә буларак, кайнатма әзерләү шикәр сиробы ясаудан башлана. Шикәргә су салып, эреп беткәнче кайнатырга. Сироп чиста һәм үтә күренмәле булырга тиеш. Соңрак җиләкләрне сиропка әз-әзләп тиз генә салырга кирәк. Җиләкләрне салып бетергәч, савытны ут өстеннән алып, җиләкләр сиропка батсын һәм бөтен савытка таралсын өчен селкеткәләргә һәм кабаттан ут өстенә куярга. 10–15 минуттан соң, кайнатма өстенә күбек чыга башлый, аны сак кына тишекле чүмеч белән җыеп торырга. Күбек чыкмый башлагач, кайнатма әзер санала.

 

Бакча җиләгеннән

Бакча җиләге (виктория) пешә башлады. Кайнатма ясауның иң гади рецептын тәкъдим итәбез.

Кайнатма өчен кирәк:

1 килограмм җиләк,

1,3 килограмм шикәр комы.

Өлгергән җиләкләрне чистартырга һәм юарга, өстенә шикәр комы салырга, тастымал белән каплап бүлмә температурасында берничә сәгать тотарга. Җиләкләрнең согы чыккач, кайнатып чыгарырга, өстенә җыелган күбекне алырга һәм сүндереп, 10–15 минут суынганын көтәргә. Тагын ике тапкыр кайнатып чыгарырга, өстен җыярга һәм стерилизацияләнгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябып куярга.

 Банкадагы кайнатма суынып беткәч, кышка сакларга алып куярга мөмкин. Кышын чәйгә салырга, коймакка ягарга була, пироглар эчлеге өчен дә бик уңайлы һәм тәмле булачак.

 

Абрикостан

Кайнатма өчен кирәк:

– 1 килограмм җимеш,

– 1–1,2 килограмм шикәр комы (җимешнең баллылыгына карап салына).

Эш тәртибе: Кайнатма өчен бераз катырак һәм ваграк абрикос сайлап алырга кирәк. Алар төшләрен алганда да, кайнатканда да изелеп бетмәячәк. Юылган җимешләрне урталай бүләргә, төшләрен алырга, аннары төшләрне ватып чикләвеген алырга.

Абрикоска шикәр комы салып болгатып куярга, согы чыкканчы тотарга. Аннары сүрән утта 5 минут кайнатып алырга, күбеген җыярга, сүндерергә һәм суынганын көтәргә. Икенче тапкыр кайнатканда төштән алынган чикләвекләрен салырга, сак кына болгатып, 2 минут кайнатырга.

Кайнатманы банкаларга тутырып, салкынча урынга куярга.

 

Сәхифәне төрле чыганаклар буенча, Ләйсән ЙОСЫПОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X