Чәчегез коелса нишләргә?
Чәч коелганда дерматолог, эндокринологка күренергә, гормоннарга анализ бирергә кирәк. Андый вакытта кемгәдер тынычландыра торган үлән төнәтмәләре эчү ярдәм итә.
Шулай ук халык чаралары кулланырга мөмкин.
– 2 стакан кайнаган суга (40 градус җылылыктагы) 4 аш кашыгы бал салып болгаталар. Шуны чәчкә, баш тиресенә сөртәләр. Полиэтилен каплап, сөлге урап куялар. 1 сәгатьтән башны юалар. Процедураны көнаралаш кабатлыйлар.
– Башны юган саен чәчне үги ана яфрагы (мать-и-мачеха) һәм кычыткан төнәтмәсе белән чайкаталар.
– Кастор маен пар ваннасында җылытып, теш щеткасы ярдәмендә баш тиресенә сөртәләр. Аннары башка сөлге урап, 5–6 сәгать тоталар. Ахырдан башны шампунь белән юалар. Атнага бер мәртәбә шулай эшләгәндә чәч коелмый башлый.
https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа