Бер банкада – мең авырудан дәва
Әлеге сихәтне әзерләү өчен күп әйбер кирәкми. Ә файдасы әйтеп бетергесез.
Әлеге сихәтне әзерләү өчен күп әйбер кирәкми. Ә файдасы әйтеп бетергесез. Әйтик, күрәгә – калий чыганагы, кара җимеш – эчәкләр өчен кирәк, йөзем – баш миен туендыра, чикләвек – май чыганагы, ул кан тамыры-йөрәк авыруларыннан саклый. Бал белән лимон файдасы турында әйтеп тә торасы юк.
Кирәк: 300 грамм әстерхан чикләвеге, 300 грамм күрәгә, 300 грамм инжир, 300 грамм кара җимеш, 2 стакан бал, 2 лимон. Кипкән җиләк-җимешне һәм лимонны юарга да иттарткычтан үткәрергә, шуңа бал кушып, пыяла банкага салырга. Әлеге катнашманы суыткычта саклыйлар.
Аны көнгә 2–3 тапкыр 1 чәй кашыгы кабып куярга кирәк. Әлеге катнашманы даими кулланырга була. Беткәч, 1–2 ай тәнәфес ясап, тагын дәвам итәргә мөмкин.
Фото - pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia