Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Балалар бүлмәсенә нинди гөлләр куярга ярамый

Бүлмә гөлләре күп һәм төрле була. Аларның арасында агулылары да очрый. Шуңа күрә барлык гөлләргә дә куллар белән кагылырга ярамый.

Мәсәлән, диффенбахия гөле тамгалы, яшел, зур, матур яфрагы белән үзенә җәлеп итсә дә – ул агулы. Шуңа күрә аны балалар булган урынга кую тыела. Яфракларын тузаннан арындырган очракта кулга резин перчатка киеп эшләргә киңәш ителә. Эхмея, Неорегелия, Юкка исемле гөлләрнең дә балаларга, гомумән, кеше организмына зыяннары бар. Бу гөлләр авыр энергияле дип санала. Аларны иркен, халык озак тоткарланмый торган урыннарда үстерергә киңәш ителә.

Күп кенә гөлләр дәвалау үзлегенә дә ия. Шундыйлардан алоэ, каланхоэ, шулай ук яран һәм башкалар. Мондый гөлләрнең яфрагын яраларга куйсаң, авыртуны баса. Күпләр өйләрендә кактуслар үстерә. Кактус гөле өйдәге микробларны, вирусларны юкка чыгару үзлегенә ия. Әлеге чәнечкеле гөлләрне кече яшьтәге балалар булган бүлмәләрдә үстермәү яхшырак.

Абага гөле (Папоротник) – барлык урында да яхшы үсеп китә ала. Ул һаваны чистарту үзлегенә ия – төрле зарарлы матдәләрдән чистарта һәм дымландырып тора. Димәк, бу гөлне өй шартларында үстерү файдага гына. Ул гөлнең энергетикасы бик көчле. Мәктәп программасын авыр үзләштерүче игътибарсыз балаларның нерв системасын тәртипкә китерергә, аны тынычландырырга ярдәм итә.

Калла гөле

 

Бу гөлне бик тиз бәхәскә кереп, кызып китүчән балалары булган өй һәм фатирларда үстерү яхшы. Ул шулай ук күрү, ишетү, тоемлау, тәм һәм ис сүзе органнарының эшчәнлекләрен дә саклый. Хәтта балаларның эчәклекләр белән бәйле булган чирләрен дәваларга да сәләтле, ди белгечләр.

Цикламен

Киребеткән, үҗәт балалары булган әниләргә өйләрендә цикламен гөлен үстерергә киңәш ителә. Чөнки бу гөл үскән бүлмәләрдә балалар үзләрен гадәттәгедән тынычрак тотачак. Алар үзләренә берәр шөгыль яки уен табып, шуның белән мәшгуль булачаклар, рольле уеннарга өстенлек бирә башлаячаклар. Мәктәпләрдә музыка һәм рәсем сәнгате кабинетларының тәрәзә төпләрендә күпләп цикламен үстерү иҗадилыкны арттырачак, ди флористлар.

 

http://muslumirc.ru/news/stati/urak-aldyngylary-bilgele

ФОТО: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса