Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Файдалы мәгълүмат

Алоэ гөле

Алоэ яфракларыннан алынган сок җиңел үзләштерелә торган витаминнарга һәм микроэлементларга бай.

Аңарда матдәләр алмашын яхшыртучы элементлар да бар, аның согын ашкайнату системасын сәламәтләндерү өчен дә кулланырга була. Ул шулай ук йокысызлыктан саклый, организмның тонусын күтәрә, иммун системасын ныгыта.
Алоэны дәвалану өчен ел буе кулланырга була. Әмма дәвалану өчен 3-5 яшьтән ким булмаган үсемлекнең түбән һәм урта яфраклары гына яраклы. Яфракларны төптән кисеп яки сабагыннан сындырып алырга кирәк. Өзелгән яфракларны 3-4 сәгатьтән артык ачык һавада тотарга (бигрәк тә яктыда) ярамый, алар шифалы үзлеген югалта.
Өй шартларында сок алу өчен алоэның ян ботаклары 8-12 көн дәвамында суыткычның яшелчә саклау камерасында тотыла. Шуннан соң яфракларны кайнаган су белән яхшылап юып сыгалар һәм берничә кат марля аша сөзәләр. Шул рәвешле алынган сокны 3 минут дәвамында кайнатырга кирәк.
Шунысы мөһим, һәр очракта да алоэ белән дәваланырга ярамый. Иң беренче чиратта бу кан китү белән бәйле чирләргә кагыла (геморрой, күрем, аналык, ашказаны авырулары һ.б.). Бавыр һәм үт куыгы авырулары, ашказаны-эчәк тракты ялкынсынган, цистит вакытында да алоэ белән дәваланутыела. Табиб белән киңәшергә онытмагыз.

Фото: https://pixabay.com

http://tulachi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6