Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Файдалы мәгълүмат

2019 ел уңышлы үтсен өчен, аны ничек каршыларга?

“Яңа елны ничек каршылыйсың, ул шулай үтәчәк” – диләр. Күпләр өчен бу буш сүзләр түгел. Чынлап та, Яңа 2019 елны ничек каршыларга соң?

Менә декабрьгә дә аяк бастык. Елдагыча, Яңа ел шаукымы башлады. Кибет киштәләрендә күптән инде бәйрәм бүләкләре, ясалма чыршылар, уенчыклар, ялтыр-йолтыр бизәгечләр урнашты. Астрологларга ышансак, алдагы ел финанс уңышы, иминлек, гаилә бәхете, күп балалар тууны вәгъдә итә. “Яңа елны ничек каршылыйсың, ул шулай үтәчәк” – диләр. Күпләр өчен бу буш сүзләр түгел. Чынлап та, Яңа 2019 елны ничек каршыларга соң?

2019 ел хуҗасы ялгызлыкны яратмый икән. Бәйрәмне дуслар, туганнар арасында матур мәҗлес оештырып каршыларга киңәш ителә.

Матурлык тудыру өчен акча кызганмаска! Бу үзеңнең кыяфәткә дә, өйне, табынны бизәүгә дә кагыла. Яңа ел каршылаганда юмор хисен онытмагыз, шаярып-көлеп күңел ача белүчеләрне алдагы ел хуҗасы аеруча ярата икән. Сценарий төзеп, костюмнар белән тамаша оештырсагыз, аның күңеленә бөтенләй хуш килер.

Ә якыннарга ни бүләк итәргә, дисезме? Бүләк бик матур, кыйммәтле һәм шатлык китерә торган булса яхшы. Әлбәттә, һәркем кесә ягын чамалый. Ләкин якыннарыгыз бүләкне ачкач, гаҗәпләнеп, шатланып, елмаеп җибәрерлек булсын!

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса