Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дөнья буйлап

Татарстан Президенты Минск мәчетенә Коръәннең махсус басмасын бүләк итте

Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Җәмигъ мәчетен карады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасына сәфәре кысаларында Минск шәһәрендә Җәмигъ мәчетендә булды һәм Коръәннең махсус басмасын бүләк итте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Җәмигъ мәчете 2016 елда ачылды. Ул 100 ел элек ачылган һәм юкка чыккан Минск таш мәчете рәвешендә төзелде. Биредә 2 меңгә якын мөселман берьюлы намазга җыела ала.

Мөфти Абу-Бәкер Шабанович Беларусь мөселманнары һәм аларның эшчәнлеге турында сөйләде, мәчет буйлап экскурсия уздырды. Биредә намаз залы, китапханә, уку класслары, конферец-зал һәм ислам тарихы музее бар.

«Бик матур. Архитектурасы һәм эчтәлеге белән уникаль корылма. Өстәвенә бик функционал да», — диде Миңнеханов. Татарстан Президенты мәчеткә Коръәннең махсус басмасын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса