Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дөнья буйлап

Җир сатып алырга дигән акчаларын кәҗә ашап бетергән

Белгородтан ерак түгел Ранилович дигән авылда булган бу хәл

Бер гаилә 10 гектар җир участогы сатып алырга җыенган. Моның өчен 20 мең евро акча туплаган. Сатучы белән очрашыр алдыннан гаилә башлыгы Симич тагын бер кат акчаны санап чыгарга булган. Аннан купюраларны өстәлгә өеп куйган да мал карарга чыгып киткән.

Үз артыннан ишекнең ябып бетермәгән, күрәсең. Белка исемле кәҗәләре форсаттан файдаланып өйгә кергән, каранып-каранып та ашарга башка әйбер тапмагач, өстәлдәге кәгазьләрне чәйнәргә керешкән.    

Өйдән ишетелгән сәер тавыш Симичның игътибарын җәлеп иткәнме, күңеле сизенгәнме - эшен ташлап кергән. Әмма соң булган... Кәҗә авызындагы купюраларны тартып алса да, нибары 300 евро калган.  

Йөрәге тотмаса да, бу хәлдән соң хуҗа бик озак “ярымтере” рәвештә бер ноктага карап сүзсез утыра торганга әйләнгән. Бәлки, кәҗәне суеп ашагач бераз җан кергәндер үзенә. Ни дисәң дә, бииик кыйммәтле кәҗә ите бит...

 

Фото: https://pixabay.com

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26074

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса