24 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Яңа автобуслар кайтты
Россия федераль бюджетыннан бүленгән субсидия нигезендә Бөгелмәгә 7 яңа автобус кайтарылды һәм саф-саф булып шәһәребезнең зәңгәр гөмбәзле автовокзалына тезелеп басты. Ап-ак барсларны хәтерләткән автобуслар тавыш-тынсыз кузгала, ипле йөри, кәнәфиләре биек һәм уңайлы. Ә иң мөһиме - йөртүченең урыны ачыкта, һәр яктан - тоташ тәрәзә, юл күренеше дүрт тарафка киң итеп...
-
Отчет җыелышлары
Шәһәр оешма-предприятиеләрендә дә 2013 ел йомгаклары, 2014 елга планнар турында җыелып сөйләшәләр. Бөгелмә механика заводы, "ТНГ-Групп" җәмгыяте, "Татнефтеснаб" идарәсендә отчет җыелышлары булып узды. "ТатНИПИнефть" институты, "Бөгелмәгаз" идарәләрендә исә хезмәт коллективларының хисабы бүгенгә планлаштырылган.
-
Иске Исаковода
Бүген исә көндезге сәгать 2дә Иске Исаково авыл мәдәният йортында җыелыш була. Халык депутатлары эшләгән эшләренә хисап тоталар.