23 февраль 2018 яңалыклары
-
Депутатлар балалы гаиләләрнең проблемаларын тыңларга әзер
26 февральдан 4 мартка кадәр Татарстан Республикасының һәр муниципаль районында "Ныклы гаилә" проекты кысаларында балалы гаиләләр белән тематик очрашулар уздырылачак. Халыкны түбәндәге темалар буенча кабул итәчәкләр: 1. Ике һәм аннан күп балалы гаиләләрнең социаль ипотека программасында катнашуы; 2. Ана капиталын озайту һәм аның мөмкинлекләрен киңәйтү; 3. Беренче һәм икенче бала...
-
Бүген бөгелмәлеләрне Ватанны саклаучылар көненә багышланган концертка чакырабыз
Бүген Бөгелмәдә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм конерты көтелә. "Ватаныма хезмәт итәргә әзер!" дип исемләнгән бәйрәм чарасы 23 февраль көнне 15 сәгатьтә Техника йортында узачак. Теләге булганнарның барысын да концертка чакырабыз!
-
Бөгелмә "Җир сәгате" акциясенә кушыла
Бөгелмә 24 март көнне, 20.30 - 21.30 сәгатьтләрдә үтәчәк "Җир сәгате" акциясенә кушылачак. Чараны Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) ел саен март аеның соңгы шимбәсендә үткәрә һәм барлык кешеләрне, оешмаларны, мәктәпләрне, муниципаль берәмлекләрне бу вакытта бер сәгатькә утны сүндереп, электр приборларын өзеп торырга чакыра. Ел саен уза торган халыкара «Җир...
-
Ватанны саклаучылар көне бәйрәме тарихыннан
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Узган гасыр башында ук барлыкка килгән бу дата Россиядә һәм Белоруссия, Таҗикстан, Кыргызстан кебек БДБ илләрендә ир-егетләр көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм Россия тарихында дистәләгән еллар дәвамында Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флоты көне буларак билгеле булды. Тарихи тамырлары 1917 елның февраленә барып тоташа....
-
Бөгелмә мөслимәләре "Сәламәтлек юлы" бәйрәмендә көч сынашачак
3 март көнне 10.00 сәгатьтә Бөгелмә шәһәренең чаңгы базасында "Сәламәтлек юлы" ("Лыжня здоровья") бәйрәме узачак. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә. Хатын-кызлар бер километрлы дистанциядә ярышачак. Бәйрәмгә балалар белән бергә көтеп калалар. Алар өчен хәрәкәтле уеннар, эстафеталар оештырылачак. Чаңгы базасында чәй эчү, җиңүчеләрне бүләкләү каралган.