22 апрель 2015 яңалыклары
-
Май бәйрәмнәрендә 7 көн ял итәбез
Май аенда барлыгы - 18 эш көне, 12 ял һәм бәйрәм көннәре Май аенда татарстанлыларны рәттән 4 көн ял көтә: 1,2,3 һәм 4 май. Җиңү көне уңаеннан, 9, 10, 11 майда ял дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында күргән эш...
-
Язгы чакырылыш – 2015
Быелгы хәрби хезмәткә чакырылышның төп үзенчәлеге булып аның Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында үткәрелүе һәм беренче мәртәбә Кырым федераль округыннан Россия гражданнарының армиягә алынуы тора. 2014 елның 23 июнендә үзгәртүләр кертелгән "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турындагы" Федераль Закон узган елның 30 сентябрендә үз көченә керде. Аның нигезендә югары белемле...
-
Бөгелмәләр армиягә китте
Бүген 7 бөгелмәле, Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәү максаты белән, армия сафларына алынды. Алар Казан шәһәрендә 5561 нче хәрби частьтә хезмәт итәчәкләр. Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты быел Казанда үтәчәк, шуңа күрә беренче тапкыр бөгелмәләргә үз республикасында хезмәт итү бәхете тәтеде.
-
Бөгелмәдә "Моңсар"лылар очрашты
Без, "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, һәрдаим очрашып, киңәшләшеп торабыз, бер-беребезнең иҗаты, киләчәккә планнары белән танышабыз. Нәүбәттәге очрашуыбыз Татар мәдәният үзәгендә узды. Иң әүвәл әле күптән түгел генә бакыйлыкка күчкән каләмдәшләребез Рифкать Сәлимов белән Радмил Зыятдиновны искә алдык (урыннары җәннәттә булсын). Аннары шигърияттә әле тәүге адымнарын гына ясаучы, 2 нче лицейның...
-
Бөгелмәләргә әти-әни мәхәббәте кирәк
Бөгелмә шәһәре прокуратурасында хокук саклау органнарының координацион җыелышы узды. Анда балигъ булмаган балалар тарафыннан кылынган җинаять эшләре, аларны булдырмый калу чаралары турында сөйләштеләр. Шулай ук исерек килеш, җәмәгать урыннарында хокук бозу очраклары буенча профилактик чаралар, алдагы эшләр билгеләнде. Эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегендә бүгенге көндә 119 бала...