21 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Бөгелмә шәһәре һәм районы эчке эшләр бүлеге
Россия Эчке эшләр министрлыгы Татарстан Республикасы идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм районы бүлеге начальнигы урынбасары Валентина Усачева үткән атнада теркәлгән гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм хокук бозуларга бәйле вәзгыять турында сөйләде. Герцен урамы, 66 нчы йорттагы җинаять (1981 елгы хатын-кыз һәм аның 4 яшьлек кызы үтерелгән) буенча тикшерү эшләре бара. Төнге тынлыкны бозуның...
-
Янгын күзәтчелеге хезмәте
Янгын күзәтчелеге хезмәте вәкилләре мәгълүматына караганда, үткән атнада элекке "Стинол" базасындагы янгында 2 кеше янып үлгән. Вакыйга буенча тикшерү эшләре бара. Бу турыда Бөгелмә муниципаль районында янгынга каршы көрәш бүлеге җитәкчесе Юрий Костин җиткерде.
-
Сәламәтлек саклау идарәсе
Бөгелмә муниципаль районының сәламәтлек саклау идарәсе баш табибы Иршат Измайлов бер атна эчендә үзәк район хастаханәсе кабул итү бүлмәсенә 115 исерекнең китерелүен әйтте. Шәһәрдә айныткычның эшләмәве, шул сәбәпле спиртлы эчемлекләр кулланучыларның медицина учреждениеләренә китерелүе, аларның кабул итү урыннарында билгеле авырлыклар тудыруы һәркемгә мәгълүм. Әлегә айныткыч ачу мәсьәләсе ачык килеш кала....
-
Мәгариф идарәсе
Бөгелмә муниципаль районының мәгариф идарәсе начальнигы Валентина Кульбеда үзе җитәкләгән учреждениеләрдә гадәттән тыш хәл- ләр юклыгын бәян итте. Фән олимпиадаларының республика турында катнашучы укучылар уңышлы чыгыш ясый: җиңүчеләр инде бар.
-
Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты
"Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты" директоры Татьяна Никулина ял көннәрендә һава температурасының түбәнәюе белән бәйле проблемаларның булмавын җиткерде. Барлык көнкүреш хезмәте күрсәтә торган оешма-предприятиеләрнең гадәти режимда эшләве турында әйтелде.
-
Бюджет үтәлеше
20 гыйнвар көнне хакимияттә дүшәмбе эшлекле киңәшмәсе үтте. Аның эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов җитәкчелек итте.