Бөгелмәләр «Созвездие-Йолдызлык-2015» бәйгесендә катнашалар
2-3 март көнне Бөгелмә муниципаль районы Азнакай шәһәрендә "Созвездие-Йолдызлык-2015" ХV Республика ачык телевизион эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең зональ сайлап алу фестивалендә катнашачак.
Зона составына Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Ютазы, Баулы, Азнакай районнары керә. Бөгелмә районыннан 136 катнашучы китәчәк.