Зәйтүн мае ашагыз һәм сөртенегез…
Ибне Гомәр (радыяллаһу ганһе) Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең мондый сүзләрен тапшыра: “Ризыкны зәйтүн маена маныгыз һәм зәйтүн маен тәнегезгә сөртегез, ул бәрәкәтле агачтан алынган бит”. Башка хәдистә: “Зәйтүн маен ашагыз һәм сөртенегез, ул бәрәкәтле агачтан алынган”, – диелгән (Әхмәд 3/497, Әт-Тирмизи 1851, Әл-Хәким 3504)