15 декабрь 2016 яңалыклары
-
Фирдүс Тямаев улын кем итәргә теләвен әйтте [фото]
Җырчы Фирдүс Тямаев кечкенә улына бәләкәй генә уен коралы - тальян гармун алып биргән. Фотоны ул Инстаграмда урнаштырган. //Tatar Today// Фирдүс улын үзе белгән барлык һөнәргә, шөгыльгә өйрәтергә булган, диярсез. Әле күптән түгел генә малаен намазга өйрәткән фотоларын бастырса, бүген ул Раянны гармун уйнарга өйрәтә. «Улым белән концертка әзерләнәбез», диеп...
-
“Төркия авиалинияләре” Казанга авиарейслар санын арттыра
Бүген Рөстәм Миңнеханов Әнкарәдә "Төркия авиалинияләре" авиакомпаниясе генераль директоры Билал Экши белән очрашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте. Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов авиакомпаниянең хәзер Истанбулдан Казанга һәм Казаннан Истанбулга атнасына өч рейс ясавына рәхмәтле булуын әйтте. Билал Эшки Рөстәм Миңнехановны "Төркия авиалинияләре" файдалана торган очкычлар паркы белән...
-
Татарстан занял первое место в рейтинге регионов РФ по реализации «майских указов»
Компания «Медиалогия» подготовила медиарейтинг регионов России, по выполнению «майских указов» Президента РФ Владимира Путина, подписанных им в мае 2012 года. Татарстан возглавил таблицу рейтинга по реализации «майских указов» в сфере государственного управления. Следом за республикой идет Дагестан, затем - Приморский край. Первое место было обеспечено благодаря порталу госслуг РТ, на...
-
Бөгелмәдә домофонны сыйфатсыз урнаштырган өчен эшмәкәрне хөкем итәләр
Ул күпкатлы йортларның берсендә домофон урнаштырганда куркынычсызлык таләпләрен боза. Шул сәбәпле август аенда ишек тоткасына тотынган кызны каты итеп ток суга. Бәхеткә, баланың бармагы гына җәрәхәтләнә. Эшмәкәр гаебен таныган. Хәзер аны җинаять җаваплылыгы көтә.
-
Түрәләргә бүләк бәясен түләгән очракта гына аны үзенә алырга рөхсәт ителәчәк
Яңа ел алдыннан Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы түрәләрне бүләкләр кабул итү тыелганлыгы турында кисәтә, дип яза INTERFAX.RU. Министр урынбасары Алексей Черкасов сүзләренчә, закон буенча бүләкләрне хезмәт командировкаларында яки беркетмә чараларында гына кабул итәргә мөмкин. Тик дәүләт хезмәткәре кабул итеп алган әлеге бүләк аның шәхси милке була алмый. Аның...
-
Линар Закиров бөгелмәлеләр белән туры эфирда
Бүген 17.00 сәгатьтә "Авторадио Бөгелмә" эфирында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров елга нәтиҗәләр ясаячак. Сорауларны алдан язып алу өчен телефон номеры: 4 - 500 - 4, туры эфир телефоны - 4-38-85.
-
Акча бетә бит...
2017нче елда Русиянең резерв фондындагы акчалар тулысынча кулланылып бетәчәк. Бу хакта Русия хисап палатасы башлыгы Татьяна Голикова белдерде. Резерв фондында акча беткәннән соң, хөкүмәт Дәүләт байлыгы фонды акчаларын тота башлаячак. 1нче декабрьгә булган мәгълүматка караганда, резерв фондында 31,30 млрд доллар, Дәүләт байлыгы фондында 71,26 млрд доллар саклана. http://shahrichalli.ru/
-
Яраткан киногыз өчен тавыш бирегез
Сез сериаллар яратасызмы? Элеккеге чорларда хәтта басудагы комбайннарын ташлап "Рабыня Изаура" сериалын караулар исегездәме? Газетабыз сайтында нәкъ шушы темага тавыш бирү башланды. Әлеге сылтама буенча кереп, уң як баганада үзегез яратып караган сериал өчен тавыш бирегез: http://www.bugulma-tat.ru/ Әйдәгез әле иң популяр сериалны ачыклыйк, тавыш бирүгә йомгак ясаганда шул сериалларның төп...
-
Бөгелмәлеләр, салкыннар 23 декабрьгә кадәр сакланачак
Татарстаннан суыклар чигенергә җыенмый. Моның сәбәбе төньяк-көнбатыштан килүче һава агымы һәм циклон тэсирендә, дип хәбәр итә Татарстанның гидрометеорология үзәге. 12 декабрьдән аномаль салкыннар саклана, Татарстанда урыны белән 25-31 градус суыклар булган, бу тиешле нормадан 9 градуска түбән. Синоптиклар фаразынча, Татарстанда салкыннар 23 декабрьгә кадәр сакланачак. http://shahrikazan.com/