15 октябрь 2017 яңалыклары
-
Ноябрьнең беренче атнасында Россия халкын өч ял көне көтә
Ноябрьнең беренче атнасында Россия халкын өч ял көне көтә. Бу хакта Россия хезмәт һәм мәшгульлек буенча (Роструд) федераль хезмәтнең матбугат үзәге җиткерә. "4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Шунлыктан быел 4 ноябрь шимбә - ял көненә туры килә һәм якындагы эш көне булган дүшәмбегә күчерелә. Шулай итеп, 6 ноябрь...
-
Бөгелмәнең “Алчәчәк” балалар бакчасында “Көзге муллык” күргәзмәсе оештырылды
Көз - иң матур, искиткеч күп төсләргә бай һәм тылсымлы ел фасылыдыр, мөгаен. Безнең 33 нче "Алчәчәк" балалар бакчасында ел саен "Көзге муллык" күргәзмәсе оештырыла. Балалар, әти-әниләре белән бергә, төрле материаллар кулланып, кызыклы эшләнмәләр әзерлиләр. Нинди генә эшләр юк иде быел! Чипполино, керпеләр гаиләсе, зур ябалак, көймәләр, орлыктан - аккош,...
-
Техник карау диагностика карталарын саткан өчен штрафка тартачаклар
Техник карау үткәрү эшендә тәртип кертергә ниятлиләр: Россия транспорт өлкәсендә күзәтчелек хезмәте техник карауны саткан өчен штрафка тартмакчы. Хәзер техник карау Россия автомобиль иминиятчеләре берлеге контролендә. Техник карауның күптән формаль төстә генә үтүе һәркемгә билгеле - карау пунктларының күбесендә диагностика карталарны хәтта автомобильне карамыйча да бирәләр, кайберләрендә хәтта өстәмә түләү...
-
Самолет баскычыннан егылган кыз баланың хастаханәдә гомере өзелгән
Санкт-Петербургта, Филатов исемендәге балалар хастаханәсндә яшь ярымлык кыз баланың гомере өзелгән. 28 сентябрьдә Пулково аэропортына килгән кыз бала самолеттан чыкканда әбисе белән траптан егылып төшкән иде. Табиблар бала гомере өчен ике атнадан артык көрәште, әмма гомерен саклап кала алмадылар. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. Хокук саклау органнары хәбәр итүенчә,...
-
Юл һәлакәтенә эләккән "Камаз" автомашинасын йөртүче вафат булган
Зәй тирәсендә юл һәлакәтенә эләккән "Камаз" автомашинасын йөртүче хастаханәдә вафат булган, дип хәбәр итә "Вести КАМАЗ". Элегрәк "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт юлының 43нче чакрымында була. Анда "МАЗ" һәм "Камаз" йөк машиналарын йөртүчеләр зыян күрә. "МАЗ" руль артында утырган 38 яшьлек ир авыр хәлдә....
-
Атылган килеш авыл җирлеге башлыгы табылган
Татарстанда үз йортында атылган килеш Актаныш районы Киров авыл җирлеге башлыгы табылган. 41 яшьлек ир-ат үз-үзенә кул салган дип фаразлана. Фаҗига алдыннан күршесе ир-атның исерек хәлдә ау мылтыгы тотып йөрүен күргән. Хәзер тикшерү бара. http://matbugat.ru/
-
"Табигать могҗизасы" фотобәйгесендә - Диләрә Абдуллина юллаган үзенчәлекле фотолар! (+ФОТО)
"Табигать могҗизасы" фотобәйгесенә Диләрә Абдуллина юллаган үзенчәлекле фотолар - гадәти булмаган кыяр һәм бик матур алмагач фонындагы фотолар кушылды. Фотолар кабул итеп алырга санаулы сәгатьләр калды, соңга калмагыз! Хөрмәтле укучыларыбыз, "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты "Табигать могҗизасы" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итте. Кемдә нинди үзгә җиләк-җимеш, яшелчә бар, аның...
-
Белем алу гомерне озынайта - Британия галимнәре
Белгечләр, 600 меңнән артык кешенең генетик мәгълүматларын анализлап, әлеге нәтиҗәгә килгән. Эдинбург университеты галимнәре белдерүенчә, белем алу һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару гомерне озынайта. «Мир» телерадиокомпаниясе хәбәр иткәнчә, белгечләр 600 меңнән артык кешенең генетик мәгълүматларын анализлаган. Аларның ата-аналарының гомер озынлыгы бәяләнгән, яшәү рәвеше белән бәйле факторлар исәпкә алынган. Тикшерелгән...