Ике карак хатын-кызны тотканнар
Алар 79 яшьлек пенсионер карчыкның акчасын урлауда шикләнелә.
Кукмарада пенсионер карчыкның ишеген таныш булмаган хатын-кыз шакый һәм нык туңуын әйтеп кайнар чәй сорый. Хуҗабикә аның белән кухняга үткән арада икенче хатын кереп бүлмәне тикшереп, пенсионерның матрас астыннан 65 мең сум акчасын ала. Вятские Полянаның 58 һәм 34 яшьлек әлеге хатын-кызлары...