12 март 2015 яңалыклары
-
Ярминкәгә рәхим итегез!
14 март көнне 8дән 13 сәгатькә кадәр Ленин ура- мында (үзәк мәйданда) ярминкә узачак. Ярминкәдә күп төрле халык куллануы товарлары, авыл хуҗалыгы продуктлары тәкъдим ителәчәк. Сез ит, колбаса, балык, сөт ризыклары, бал, көнбагыш мае, шикәр комы, он, ярмалар, токмач, икмәк һәм шулай ук арпа, катнашазык, фураж сатып ала аласыз. Бәяләре...
-
Авыл хуҗалыгы – кызу эш сезонына
"Язгы кыр эшләре менә-менә башланачак", - дип белдерде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Руслан Сәйфетдинов. Бүгенге көндә хуҗалык җитәкчеләре кредитлар алу мәсьәләсен чишү белән мәшгуль. Аңа районның 20 хуҗалыгы өмет итә. РФ һәм РТ бюджетларыннан 20 миллион сум кредит алыныр- га тиеш. 12 март көнне район башлыгы Линар Закиров...
-
Ремонт эшләре көтелә
Антенна-фидер җайланмаларына 2015 елда баш- карасы планлы ремонт эшләре графигына ярашлы рәвештә, Лениногорск шәһәрендәге радиотелеүзәктә 16 март көнне иртәнге 8дән 16 сәгатькә кадәр, җиһазла- ры биредә урнаштырылган телерадиокомпанияләрнең барлык программалары туктатылып, профилактик ремонт эшләре башкарылачак. Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты вакытлы кыенлыклар өчен гафу үтенә.
-
Халыкка хезмәттә
"Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" муниципаль унитар бюджет оешмасы Үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге үзенең 20 еллыгын бәйрәм итте. Китапханәнең сугышка кадәрге елларда ук эшләп алган татар бүлеге, авыр елларда аерым бүлек буларак эшчәнлеген туктатса да, милли әдәбиятны пропагандалау, халыкны татарча китаплар, вакытлы матбугат белән даими таныштырып бару...
-
Тәртип бозмаганнар штраф түләми
ТР Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе штрафларын вакытында түләмәгән транспорт хуҗалары өчен зур кыенлыклар килеп чыгу ихтималы турында исегезгә төшерә. РФ Административ хокук бозулар кодексының 32.2 нче маддәсенең 1 нче өлешендә әйтелгәнчә, административ җавапка тартылган транспорт хуҗасы бу хакта карар законлы көченә кергән вакыттан соң 60 көннән дә соңга калмыйча...
-
“Адмирал” сәүдә йорты җимерекләре астында 15 кеше калган булырга мөмкин
Иртән җимерелгән конструкция тикшерелә башлый (Казан, 12 март, «Татар-информ»). Казанның Киров районында кичә янган "Адмирал" сәүдә йорты җимерекләре астында 10-15 кеше калган булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТАСС Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге башлыгы Игорь Паньшин сүзләренә сылтама белән. "Алар хәзерге вакытка кадәр туганнары белән элемтәгә...