11 май 2016 яңалыклары
-
Бөгелмә районы басуларында: Киләчәк уңыш сөендерсен дип...
Бүгенге көндә Бөгелмә муниципаль районы кырларында техника гөрелтесе яңгырап тора. Авыл хезмәтчәннәре апрель азагында җиң сызганып эшкә кереште. Быел районда чәчүлеккә 35 мең гектар җир бирелгән. Бөртекле культураларның инде 70 проценты җир куенына салынган. Язгы кыр эшләре белән танышырга дип, без дә район кырларына юл алдык. "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалык...
-
Татарстанда 22 градуска кадәр җылыта
Татарстан синоптиклары фаразына караганда, республикада аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә, көндез явым-төшемнзр аз ихтимал. Җил төньяктан, көньяк-көнбатышка алмашынучан. Төнлә һава температурасы 3-8 градуска кадәр төшсә, көндез 17-22 градуска җылыта. Төнлә Казанда 8 градус, көндез термометр баганалары 22 градуска кадәр күтәреләчәк. 12 майга каршы төндә республикада...
-
Серле тарих сукмаклары: Хәким баба эзеннән
Быелгы елның гыйнвар ае башы. Бөгелмәлеләр рәхәтләнеп 2016 елны каршы ала. Безнең тәрәзәдән карасаң, ә без шәһәрнең иң югары ноктасы -элеватор тирәсендә яшибез, Гафиятуллин урамы ярылып ята. Һавага җибәрелгән бәйрәм салютларының утлары ялтыр-йолтыр килә. Гомумән, халык ял итә. Кемдер, безнең кебек, тәрәзәдән бу манзараны күзәтә дә вакыт-вакыт дөнья тәрәзәсе -...
-
Ванганың юраулары юш килде диләр
Ванга: "Үлгәннәр тереләр белән бер сафка баскач, Россия Бөек державага әйләнәчәк", дип әйткән булган. Әлеге фаразны моңа кадәр аңлап бетереп булмый иде: үлгәннәр торып баса алмый бит. Ләкин узган ел юрау гамәлгә ашты. Меңләгән сугыш корбаны 9 май көнне бер сафта Россия шәһәрләре урамнары буйлап йөрде. Ванга нәкъ шуны уйлап...
-
Кемгә кирәк киек каз каргышы?
Иртә язда каңгылдашып очучы кыр казларын күреп, кемнең генә йөрәге ярсып тибә башламый икән? Кыр казларының да әллә кайдан ишетелгән моңлы тавышлары безгә сәлам бирүләредер. Җырларда җырланганча, кешеләрдә генә түгел, кошларда да моңлану, сагыну, шатлык, кайгы хисләре бардыр. Булмаса, шулкадәр ерак аралар, куркыныч хәлләр аша үтеп, ел саен билгеле бер...
-
Июньдә дә рәттән өч көнлек ял көтә
11-13 июньдә Россия көне уңаеннан рәттән өч көн ял итәчәкбез. Бу хакта Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец җиткергән."12 июньдә Россия көне, эшләми торган бәйрәм көн, календарь буенча якшәмбегә туры килә. Шуңа да якшәмбедән ял көне дүшәмбегә күчерелә. Нәтиҗәдә, Россия халкының өстәмә ялы пәйда була", -...
-
Бөгелмәдә – Бөек Җиңү көне
Бөек Җиңү бәйрәме көнне Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Россия армиясе генерал-полковнигы, Бөгелмә шәһәренең мактаулы гражданины Вячеслав Мелешко, шулай ук сугыш һәм хезмәт ветиераннары, тыл хезмәтчәннәре, хакимият, җәмәгать оешмалары вәкилләре, депутатлар 1941 елның августында СССР Оборонасы Халык комиссары боерыгы белән Бөгелмәдә оештырылган, Мәскәү тирәсеннән...
-
"Бөгелмә авазы"н укучылар өчен!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Иртәгә 12 май көнне шәһәр һәм районның барлык почта бүлекләрендә"Бөгелмә авазы" газетасына 2016 елның II яртыеллыгына 10 процентлы ташлама белән язылырга мөмкин булачак. Чара нибары ун көн дәвам итеп, 22 майда тәмамланачак. Газетаның тугрылыклы әбунәчеләре өчен бу отышлы булыр, чөнки арзанрак бәядән язылып, алдагы ярты ел дәвамында...