2 февраль 2016 яңалыклары
-
Татарстанда "дуңгыз гриппы"ның 63 очрагы теркәлгән
Ел башыннан Татарстанда "дуңгыз гриппы" белән авыруның 63 очрагы теркәлгән. Бу хакта Россия кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең республика идарәсе җиткерә.
-
Татар Димскәе мәдәният йортында кич утыру узды
Бу чара татар халык җырларының төрләре һәм әһәмияте, үзенчәлекләре белән таныштыру, уен аша татар халык җырларына мәхәббәт һәм ихтирам хисләре уяту максатында оештырылды.
-
Айрат Ильясов ни өчен кан тапшыра?
«Эссе« төркеме солисты, җырчы Айрат Ильясов кан плазмасы тапшырырга йөри. Кан плазмасы - ул канның сыек өлеше. Хәзерге вакытта җырчы анализлар бирү белән мәшгуль. Ни өчен Айрат кан плазмасы бирергә булган икән соң?
-
Февральдә Татарстан халкын өстәмә ял көтә
Февральдә Татарстанда яшәүчеләрне өстәмә ял көтә.
-
Бөгелмә балалар тудыру йортында быел 100 бала дөньяга килә.
1 февраль көнне Бөгелмә бала тудыру йортында 2016 елның 100 нче булып туган баласын өйгә кайтарып җибәргәннәр. "Бугульминская ЦРБ" учреждениесе бәләкәчкә акчалата сертификат тапшырды.
-
Бөгелмә "Спорт – наркотикларга каршы" фестиваленең үзәге булачак.
Фестиваль февраль аенда Татарстанның биш шәһәрендә: Казанда, Мамадышта, Чистайда, Яшел Үзәндә, Бөгелмәдә узачак.
-
Бүген Россия хәрби даны көне: 1943 елны Совет гаскәрләре Сталинград сугышында җинү яулады
Сталинград сугышы - Бөек Ватан сугышында иң канкойгыч кампанияләрнең берсе.
-
“Бөгелмә йолдызлары”
Октябрьск шәһәрендә "Яңа йолдыз - 2016" Бөтенроссия спорт биюе ярышлары тәмамланды.
-
Бөгелмәдә “Җиңү дәресләре” узды
14 нче "Торнакай" прогимназия, 1 нче һәм 12 нче мәктәп укучылары, төзелеш-техник көллияте студентлары өчен иреклеләр үсеше координация үзәге "Җиңү дәресләре" кысаларында "Ул бөек еллар алдында баш иябез" исемле чара үткәрде.
-
Линар Закиров “АвтоВАЗ”ның яңа моделе- Lada Vesta автомобилен сынап карады
Линар Закиров "АвтоВАЗ"ның яңа моделе - Lada Vesta автомобилен сынап карады, Бөгелмә урамнарын әйләнеп кайтты.
-
Бөгелмәдә һава торышы бозыла
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 2 февральдә, юеш кар, яңгыр яву һәм буран чыгу ихтималы бар. Юлларда көчле бозлавык саклана.