1 февраль 2012 яңалыклары
-
Сессия узды
26 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы 2 нче чакырылыш Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәр Советларының чираттагы берләштерелгән XV сессиясе үтте.
-
Ярдәм кирәк
Быел Татарстан авыл хуҗалыгы өлкәсендә 2012-2014 елларга исәпләнгән максатчан ике федераль программада катнашырга җыена. Аның берсе - "Эш башлаучы фермер", икенчесе "Гаилә фермасы" дип атала.
-
Беренче нәтиҗәләр
Яңа елның беренче ае - гыйнвар инде узып та китте. Үткән пәнҗешәмбедә шәһәр һәм районда нинди эшләр башкарылганы, вакыйгалар булуы турында эшлекле киңәшмәдә хисап тоттылар.
-
Торак төзелә – шәһәр яңара
27 гыйнварда Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә узган видеокиңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллинның чыгышыннан күренгәнчә, узган елгы йомгакларга караганда, безнең республика, сафка бастырылган торак күләме буенча, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае һәм Санкт-Петербург шәһәреннән генә калышып, Россия күләмендә дүртенче урын алган.