Бөгелмәле соңгы сулышына кадәр үз бурычын үти
Үз ышануларына таянып, бөгелмәле махсус хәрби операция зонасына китә.

Руслан Жилин 1997 елның 2 июнендә Бөгелмәдә туа. Башлангыч сыйныфларда ул 16нчы мәктәпкә йөри. Бик яхшы укый, ә дүртенче сыйныфтан соң үзе кадет мәктәбенә укырга керергә теләк белдерә. Барлык керү сынауларын да уңышлы уза, 2008 елда кадет интернат-мәктәбенә кабул ителә.
Руслан барлык сыйныф һәм мәктәп чараларында актив катнаша, моның өчен грамоталар һәм Рәхмәт хатлары ала.
Егетнең киләчәккә үз планнары була. Аңа техника, машиналар ошый.
2013 елда егет, автомеханик һөнәрен үзләштерергә теләп, 75нче һөнәр училищесына укырга керә. Ул монда да патриотик чараларда катнашуын дәвам итә.
Укыганда Руслан Жилин Җиңү көненә багышланган парадта катнаша, шулай ук училищеның спорт тормышына үз өлешен кертә — төрле ярышларда чыгыш ясый.
2020 елда Руслан өйләнә, ике елдан аның улы туа.
— Илдә шундый хәл килеп чыккач, улым, уйлап та тормыйча, шунда ук: «Мин барам, без, ир-егетләр, Ватаныбызны, хатыннарыбызны, балаларыбызны һәм аналарыбызны сакларга тиешбез», — ди Русланның әнисе Ольга Владимировна.
2022 елның 11 октябрендә бөгелмәле контракт төзи һәм ЧВК «Вагнер» ирекле оешмасы сафларына керә. Позывнойны Майзас дип сайлый.
Бөгелмәле куелган бурычларын үтәп һәм иптәшләренә ярдәм итеп лаеклы сугыша. Руслан 2023 елның 7 февралендә Донецк Халык Республикасының Артемовск шәһәре өчен барган сугышларда һәлак була.
2023 елның 23 февралендә Ольга Владимировнага шалтыраталар һәм улыгыз Руслан батырларча һәлак булды, дип хәбәр итәләр. Хезмәттәше аның әнисенә сугыш көннәре турында сөйли, Руслан турында бары тик уңай фикерләр генә әйтә. Хәрби хезмәткәр иптәшенең Украина балалары өчен тәм-томнар һәм ризык сатып алуын искә төшерә. Хәрбинең бик яхшы күңелле булуын, балаларны яратуын һәм кызгануын сөйли.
Хәрби хезмәткәр Жилин Руслан ЧВК Вагнер «W кара тәре проект 42174» медале («Кара тәре» яки «Вагнер тәресе» хәрби хәрәкәтләр чорында катлаулы бурычларны үтәгән өчен бирелә), «Махсус операциядә катнашкан өчен» медале белән бүләкләнә.
Ватанны һәм РФ дәүләт мәнфәгатьләрен саклауда күрсәткән шәхси батырлыгы өчен Жилин Руслан Нурулла улы үлгәннән соң «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
ФОТО: гаилә архивыннан. Материаллар Нелли Лифантьева һәм Люция Рәхимова катнашында әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia