Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Бөгелмәле МХОда машина йөртүче-санитар булып хезмәт иткән

Балачактан спорт белән шөгыльләнә, бик актив һәм шат күңелле була.

Максим Панарин 1989 елның 26 мартында Бөгелмәдә туа. Беренче дүрт сыйныфны 11нче мәктәптә яхшы билгеләренә генә укый. 

Күп еллар егет «Юность» спорт мәктәбендә тренер Сергей Бородинда, ә аннары Георгий Давыдовта дзюдо белән җитди шөгыльләнә. Максим үз авырлык категориясендә һәрвакыт призлы урыннар яулый.

Максимның әнисе Елена Юрьевна һәрчак ярышларда катнашкан, улына ярдәм иткән. Тренер һәм дзюдочылар командасы белән бергә алар еш кына Анапада Кара диңгез яр буендагы спорт лагерена барганнар.

Башлангыч сыйныфларны тәмамлагач, малайны 1нче мәктәпкә күчерәләр, ул аны уңышлы тәмамлый. Аннары Туполев исемендәге Казан дәүләт технология университетына укырга керә, инженер-механик һөнәрен сайлый.

2010–2011 елларда Максим Панарин Капустин Яр полигонында, Знаменск шәһәрендә, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә, җиде күчәрле мазларны йөртүче механик булып хезмәт иткән.

Максимның әнисе Елена Юрьевна истәлекләреннән:

«Без Максим янына Знаменскига бардык. Яхшы хезмәте өчен командование аны бер көнгә увольнениегә җибәрде. Без аны кафега алып бардык, шашлык ашадык, сөйләшеп утыртык. Аннары шәһәр буйлап озак кына йөрдек, фотога төштек».

Максим Панарин хезмәтен сержант дәрәҗәсендә тәмамлый, туган шәһәренә кайта. Егет Казан аша кайта, анда аны хезмәт вакытында түземсезлек белән көтеп торган дуслары каршы ала. Алар аны бик яраталар һәм аның белән аралашуны кадерлиләр. Максим Панарин бик игелекле һәм шат күңелле була, һәрвакыт ярдәмгә килергә һәм барысына да ярдәм итәргә әзер тора.

2012 елда Максим өйләнә, шул ук елны хатыны Татьяна белән алар Казанга яшәргә күчеп китә, анда ир-ат сәүдә вәкиле булып эшли башлый.

2015 елда гаиләдә уллары Матвей туа.

2024 елның сентябрендә, үзе өчен махсус хәрби операция уздыру зонасына барырга дигән карар кабул итә, Максим Панарин Казандагы «Батыр» үзәгендә контрактка кул куя.

2024 елның 2 октябрендә Максим Евгеньевич ВДВның Псков дивизиясенә китә.

Махсус хәрби операция уздыру зонасында бөгелмәле кушаматы Компакт булган машина йөртүче-санитар булып хезмәт иткән.

2024 елның 6 августында Украинаның кораллы формированиеләре, ВСУның 22нче механикалаштырылган бригадасы составына кергән Курск өлкәсенең Николаево-Дарьино авылы һәм Олешня хуторы районында Россия чиген бәреп керәләр.

ВСУ басып керүнең беренче көннәрендә үк торак йортлар, төбәкнең социаль объектлары, шул исәптән балалар да зыян күргән, тыныч халык һәлак булган, берничә дистә кеше җәрәхәтләр алган.

Максим Панарин иптәшләре белән Россия чикләрен Курск өлкәсендә саклаган, яралыларны һәм һәлак булганнарны алып чыккан. Ул коткарган егетләрнең барысы да бер генә сүзне кабатлый: «Максим — герой!»

Кызганычка каршы, 2024 елның 31 декабрендә чираттагы хәрби бурычын үтәгәндә сержант Панарин Максим Евгеньевич һәлак була.

Материаллар Люция Рәхимова һәм Нелли Лифантьева катнашында әзерләнде. ФОТО: гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса