Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Бөгелмәле махус хәрби операциядәге сугышчы ире турында сөйләде

Дмитрий Морев — өлешчә мобилизация кысаларында повестка алган беренче бөгелмәлеләрнең берсе.

Ватанны саклауга бару карарына карата аның бернинди шикләре дә тумаган — кадет мәктәбен тәмамлаган, «Форпост» активисты һәм спортчы-кикбоксчы хезмәттән качарга җыенмаган.

— Минем ирем бик батыр, көчле, яхшы күңелле, дөрес тормыш позицияле. Бу нәкъ менә мине аңарда баштан ук яулап алган һәм хәзергә кадәр сакланган сыйфатлар, — дип уртаклашты Арина Морева. Дима шунда ук барырга кирәклеген, ул читкә тайпылмаячагын әйтте. Илне, үз гаиләсен яклау — һәр ир-атның бурычы. Минем бурычым — аңа ярдәм итү, барысы да яхшы, җиңү безнең кулда булачак, һәм ул һичшиксез туган ягына исән-сау әйләнеп кайтачак.

Булачак ире белән кыз кечкенә вакытта ук таныша, аның туганы белән дус була. Күп еллар дәвамында Арина белән Олеся якын дуслар булып калалар, бер-берсендә кунакта булалар. Танышканда кызларга 12 яшь булса да, алар балачак дуслыкларын олы тормышта да саклап кала алганнар, шалтыратышканнар, бергәләп мөһим вакыйгаларны билгеләп үткәннәр. Бәйрәмнәрнең берсендә Дмитрий — инде олы яшьтәге җитди ир-ат — Аринаны балачактан ук яратканын белдерә. Бер ай йөргәннән соң Дмитрий сөйгәненә тәкъдим ясый, тагын бер айдан гашыйклар ЗАГСта була. Хәзер ир белән хатын дүрт бала тәрбиялиләр: ике ул һәм ике кыз.

Арина Владимировна кайчандыр үзе укыган һәм практика үткән 6 нчы мәктәптә балалар иҗтимагый берләшмәләре белән тәрбия һәм хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе булып эшли, 14 ел буе математика укытучысы булып эшләгән.

— Минем эшчәнлегем бик кызыклы, мин укучыларда патриотизм, гражданлык позициясен үстерәм. Балаларымны яратам, бөтен эш һәм буш вакытым алар белән: укучыларым, улларым һәм кызларым белән бәйле. Бу — минем өчен иң мөһиме, — дип уртаклашты педагог.
Махсус хәрби операциягә кадәр Дмитрий Алексеевич «ТНГ-Групп» ҖЧҖдә вахта методы белән эшләгән.

— Без аны һәрвакыт сагындык, очрашуларны яртышар ел көтә идек. Ул вакытта да, хәзер дә ярдәмне минем әти-әнием һәм Диманың әнисе күрсәтте. Ул махсус хәрби операция зонасына киткәндә, кече кызыма өч ай иде. Аллага шөкер, әти-әнием янәшә һәм алар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килә иделәр. Гаиләбез зур, бик дус. Бездә «каенана» һәм «тёща» төшенчәләре юк — бары тик әниләр генә бар.

Ә Диманаң әбисе Нина — хәзер балаларыбызның әбиләренең әнисе — шулай ук оныкчыклары белән шатланып вакыт үткәрә, ярдәм итәргә тырыша, — дип сөйләде Арина Владимировна. 

Зирәк әти
Олы уллары Маркка 10 яшь, ул дүртенче сыйныфта укый, робот техникасы, программалаштыру белән мавыга. Икенче улы Лев — икенче сыйныф укучысы, спортчы, кикбоксинг белән шөгыльләнә.

— Күптән түгел генә ярышлар булды, Лев җиңде. Без бик борчылдык, бөтен гаилә белән карарга йөрдек, әтиләре дә ярдәм итте, аңа бу якын — ул үзе шул ук тренерда кикбоксинг белән шөгыльләнгән. Дима уңышлар белән горурлана, шатлана. Уен алдыннан улының кулларын бинт белән бәйләвен, дәртләндерүен, ярдәм итүен күрү күңелне нечкәртә. Бу бик кыйммәт тора, әлбәттә, — дип уртаклашты күп балалы әни.

Кызы Агатага дүрт яшь, ул артистка охшаган, сәхнәдә чыгыш ясарга ярата, ике яшеннән бию белән шөгыльләнә. Кечкенә Илариягә ике яшь. Ул да биергә ярата, актив, энергияле.

— Үз вакытлары белән балалар якшәмбе мәктәбенә йөрделәр, быел йөрүдән туктадылар, өлгермиләр. Эш көннәрендә аларның түгәрәкләре, мәктәбе, бердәнбер ял көне — якшәмбе, балалар ул көнне ял итәргә телиләр. Ләкин без дин тотучылар, һәр якшәмбе көнне чиркәүгә барабыз, сугышчылар рухына дога кылу өчен гыйбадәтләргә йөрибез. Рухи остазыбыз Павел ата хезмәтен алып бара, ул безнең барлык балаларыбызны да чукындырды һәм быел 23 февральдә Дима белән никахлаштырды. Безнең гаилә өчен бу зур һәм җитди вакыйга, — диде Арина Владимировна.

Кечкенә Агата әтисе турында бик тәэсирле шигырьне яттан белә: «Бу минем әтием — минем куркусыз героем! Ул Ватанны кыю яклый. Хәзер ул хезмәттә, ә мин — балалар бакчасында, мин аның фотосын йөрәгем түрендә саклыйм».

— Әтиләре кырыс түгел, балаларны иркәли, ләкин ул нәкъ менә кирәкле, ярдәмчел, игелекле әти. Шул ук вакытта балалар аны бик хөрмәт итәләр, тыңлыйлар. Алар әтиләренең һәрвакыт алар ягында булуын, теләсә нинди ситуациядә аларны яклаячагын, ярдәмгә киләчәген белә, — дип сөйләде Арина Морева. 

Махсус хәрби операция зонасында унбер ир-ат

Арина Владимировнага танышлары еш кына аңа җиңелрәк, дип әйтә, чөнки ул ирен эштән берничә ай көтәргә күнеккән, әмма бөгелмәле моның белән килешми:

— Зур аерма — махус хәрби операциядән көтү һәм эштән көтү. Әлбәттә, анда да нидер булырга мөмкин, әмма иренең һәр секунд саен үз гомерен куркыныч астына куюы — бу бөтенләй башка нәрсә. Мөгаен, моны көткән кеше генә аңлыйдыр. Безнең гаиләдән унбер кеше махсус хәрби операциядә катнаша. Минем дүрт абыем беренче көннәрдән үк хәрби хезмәткәрләр булдылар, Дима артыннан туганнан туган абый һәм бертуганның улы, аннары контракт буенча абыйлар, бертуган энеләр китте. Диманың үги әтисе башта гуманитар ярдәм илтеп йөрде, ә аннары шулай ук контракт төзергә карар кылды.

Арина Владимировна гаиләсендәге барлык ир-атлар өчен зур горурлык кичерүе турында сөйләде. Аларның һәркайсы Ватанны сакларга китеп дөрес эшләгәненә ышана.

Патриотик тәрбия
Дмитрий Алексеевич махсус хәрби операция катнашучысы медале белән бүләкләнгән. Отпускка кайткач ул, әлбәттә, балалары укый торган мәктәпкә бара, сыйныф очрашуларында, батырлык дәресләрендә катнаша.

— Олы улларымның сыйныфташлары һәм аларның әти-әниләре безнең өчен, Дима өчен бик борчылдылар, хәтта аңа 23 февральгә бүләк әзерләделәр. Мондый ихлас ярдәм күңелне нечкәртә, — дип уртаклашты Арина Владимировна.

Мәктәптә хәйрия ярминкәләре оештыралар. Директор Шәүкәт Сөендиков укучыларның ата-аналары белән бергә махсус хәрби операция зонасы сугышчыларына адреслы ярдәм күрсәтәләр.

— Махсус операция башлану белән минем әнием һәм Диманың әбисе маскировка челтәрләре үрә башладылар, мин үзем дә бу эшкә кушылдым. Әле финанс яктан да ярдәм иттек, мәктәптә һәм өйдә калай банкалар җыябыз, шәмнәр ясыйбыз, сугышчыларга тапшырабыз. Ирләр сугыша, ә без булдыра алганча ярдәм итәбез, — дип уртаклашты Бөгелмә кызы.

2024 елның февралендә Морев-Максимовлар гаиләсе «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабында җиңүче булды. Декабрьдә Морев-Максимовларны традицион кыйммәтләрне ныгыткан һәм яклаган өчен Станислав Говорухин медале белән бүләкләделәр. Тантана Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында узды. Аннары бөгелмәлеләр Татарстан Республикасында Гаилә елы нәтиҗәләренә багышланган «Яңа ел белән, гаилә!» телемарафонында катнаштылар.

— Безнең гаиләдә үзара ярдәмләшү һәм бердәмлек — бу бик кыйммәт, иң кыйммәтлесе, — дип аңлатты Арина Владимировна. «Минем гаиләм» дигәндә, үземнең туганнарымны да, иремнең туганнарын да күздә тотам: без барыбыз да шулкадәр тыгыз бәйләнештә булдык, чыннан да, бер яратучан гаиләгә әверелдек — безнең төп көчебез шунда!

ФОТО: гаилә альбомыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса