Бөгелмә егете Роман Мөхәммәдиев махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән китә
Роман Мөхәммәдиев игелекле һәм ярдәмчел, яратучан ул, ышанычлы дус була.
Роман Роберт улы 1998 елның 16 апрелендә Бөгелмәдә туган. 12нче мәктәптә укый, яшьтән үк футбол белән мавыга. Футбол кырында Рома чыдам һәм грамоталы уенчы була. Яшь спортчының остазлары аны һәрвакыт башкаларга үрнәк итеп куя торган була.
2012 елда Романны Казанга уйнарга чакыралар. Әнисе Галина Рәшит кызы улының спорт белән мавыгуын хуплый, уңышларына шатлана һәм аның белән бик горурлана торган була. Гаилә Татарстанның башкаласына күчеп китә. Футбол белән параллель рәвештә Роман кул сугышы белән шөгыльләнә башлый. Яшь булуына карамастан, егет һәрвакыт билгеләнгән максатына ышаныч белән бара һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешә.
2022 елның 8 сентябрендә ул шәхси хәрби компания белән контракт төзи һәм махсус хәрби операция уздыру зонасына китә. Егет Бегер кушаматын сайлый.
2022 елның 27 ноябрендә Роман Луганск Халык Республикасында Артемовск янындагы авыр сугышларда һәлак була. Хәрби хезмәткәрнең гаиләсенә «Семья бойца ЧВК Вагнер, отдавшего жизнь за Россию» билгесен тапшыралар.
Батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Мөхәммәдиев Роман Роберт улы РФ Президенты Владимир Путин указы белән үлгәннән соң «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
ФОТО: гаилә альбомыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia