Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Бөгелмә егете Эдуард Бекмөхәммәдов махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булды

Гаиләсе һәм хезмәттәшләре хәтерендә Эдуард чын Ватан сакчысы булып калачак.

Эдуард Фәрит улы 1976 елның 6 апрелендә Кыргыз ССРы Токмак шәһәрендә туа. Ул Ысыккүл өлкәсенең Тюп районында Кайкин исемендәге 7нче мәктәптә укый, аннары Бишкек (Фрунзе) шәһәренең 100нче училищесына укырга керә. Училищены тәмамлагач, Татарстан Республикасына күчеп кайта.

Егет вакытлы хезмәтне Таҗикстанда чик буе гаскәрләрендә үтә. Яралана һәм контузия ала, яраксыз дип табыла.

Эдуард Фәрид улы Бөгелмә механика заводында хезмәт куйган, аннары "ТАТП«да машина йөртүче булып эшләгән. 2012 елдан ул рентгенолог-йөртүче булып хезмәт итә. 2019 елда эштән китә һәм «Ариспласт» ҖЧҖдә экструдер машинисты булып эшкә урнаша.

2023 елның 5 апрелендә Эдуард Бекмөхәммәдов Ватанны саклауга басарга җитди карар кабул итә һәм РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи. 2023 елның 12 апрелендә ул туган йортыннан китә. Өч кешелек команда составында аны Бөгелмәдән Казанга алып киләләр, аннан ул икенче көнне Севастопольгә китә.

Ир-ат РФ Кораллы көчләренең Кара диңгез флотының диңгез пехотасының 810нчы аерым гвардия бригадасы командованиесе белән ике елга контракт имзалый. Севастопольдә ул контракт буенча 13140 хәрби частенда диңгез пехотасының өлкән атучысы булып хезмәт итә башлый.

2023 елның 14 июлендә Запорожье өлкәсенең Работино торак пунктында хәрби бурычларын үтәгәндә сугышчылар дошманның артиллерия утына эләгә. Рядовой Эдуард Бекмөхәммәдов һәлак була.

Хәрбиләр белән хушлашу тантанасы 2023 елның 25 июлендә Бөгелмәдә уза. Анда 13140нчы гаскәр часте вәкиле, гвардия матросы Гадел Гыйләҗетдинов катнаша.

— Эдуард Запорожье янындагы сугыш кырында бер адым да артка чигенмичә лаеклы рәвештә, батырларча һәлак булды. Анда булганнарның барысы да үз Ватанын, гаиләләрен, дусларын, балаларын сакларга килгән. Ул безнең хәтердә мәңгегә калачак — диде ул.

Россия Федерациясе Президентының 2023 елның 17 августындагы указы нигезендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Бекмөхәммәдов Эдуард Фәрит улы үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Хәрби хезмәткәрнең хатыны Лилия Наил кызы һәм ике баласы: улы Тимур һәм кызы Алинә калган.

ФОТО: гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса