Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Без аның белән горурланабыз

Бөгелмәле Роман Нагорнов теләсә кайсы компаниянең җаны була.

Роман 1998 елның 4 мартында туа. Якыннары аның тыңлаучан, актив, күңелле һәм кызыксынучан бала булып үскәнен хәтерли. 36нчы «Улыбка» балалар бакчасына йөри. 7нче сыйныфка кадәр 7нче гимназиядә укый, аннары укуын 12нче урта мәктәптә дәвам итә, 9нчы сыйныфны шунда тәмамлый. Мәктәп елларында Роман барлык чараларда да актив катнаша. Ул катнашучы гына түгел, күп кенә вакыйгаларның оештыручысы да була, бу аңа лидерлык сыйфатларын һәм команда эше күнекмәләрен үстерергә мөмкинлек бирә.

Башлангыч сыйныфларда Роман музыка белән шөгыльләнә: флейтада уйный. Соңыннан, өлкән сыйныф укучысы булгач, музыка коралын алыштыра һәм саксофонда, моннан тыш, параллель рәвештә гитарада уйнарга өйрәнә. Музыка мәктәбен ул яхшы билгеләргә генә тәмамлый.

Мәктәптән соң Роман Нагорнов Казан идарә һәм хокук икътисады институты (хәзерге инновацион университет) көллиятенең Бөгелмә филиалына юридик бүлеккә укырга керә.

Көллияттә шулай ук уку йортының спорт һәм мәдәни тормышында актив катнаша. Бар нәрсә белән кызыксынучан була.

Иҗади табигатьле

Романның әнисе Светлана Фавизовна сөйләгәнчә, өйдә, бөтен гаилә төрле бәйрәмнәргә җыелганда, туганнарда Роман аккомпанементы астында җырлар җырлау традициясе булган. Туганнар: «Роман, әйдә үзебезнекен!» — дип әйтү белән, хор белән «Как здорово, что все мы здесь сегодня собрались», дип җырлый идек. Бу җыр үзенә күрә гаилә гимны булды.

Озак вакыт дәвамында гитара егетнең ерак походларда юлдашы була. Характеры ягыннан аралашучан һәм киң күңелле Роман һәр җирдә компаниянең күңеленә әверелә, тиз арада үзенә дуслар таба. Кешеләр, егетнең ихласлыгын һәм ачыклыгын сизеп, аңа тартылалар.

Романның тагын бер мавыгуы — чигү, ул түземлелек белән атламнарны үзләштерә, җеп белән мавыгып төрле сюжетлар иҗат итә. Кызганычка каршы, әнисенең истәлегенә аның бер генә эше сакланып калган.

Роман Нагорнов иҗат белән генә түгел, спорт белән дә мавыга. Ул үзен төрле спорт юнәлешләрендә сынап карый: җиңел атлетика, йөзү белән шөгыльләнә, төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнаша, күп тапкырлар призлы урыннар яулый.

Кыш көне Рома әти-әнисе, абыйсы Максим белән чаңгыда шуган.

Берникадәр вакыт бөгелмәле кикбоксинг белән шөгыльләнә, шул ук вакытта туризм түгәрәгенә йөри. Нәтиҗәдә туризм аның иң яраткан мавыгуына әверелә.

Беләсезме, нинди егет иде ул
Роман һәркемгә: күршеләренә, туганнарына, якыннарына һәм дусларына бик игътибарлы һәм игелекле була. Аны барысы да бик ярата. Ул үзенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә һәрвакыт ярдәм итә.

Аның характерының үзенчәлекле ягы — балаларны ярату, кечкенәләр белән рәхәтләнеп шөгыльләнә, алар турында кайгырта, көлә һәм шатландыра белә иде. Бер туганының кызын бик яраткан, абыйсы Максим белән бала тудыру йортыннан нәни баланы роддомнан каршы алган. 

Хайваннарны бик яраткан, барлык йортсыз мәчеләрне һәм этләрне сыендырырга әзер булган. Өйдә төрле хайваннар тотарга теләгән.

Роман һәрвакыт яхшы формада булган: матур киенгән, кием-салымны үзара яраштыра белгән, үзенең физик формасын күзәтеп торган, модалы итеп чәчен кистергән.

Кече энесе

Нагорнов Роман Александрович Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән 2024 елның 15 сентябрендә килешү имзалый. Ул мотоукчылар батальон укчысы сыйфатында хәрби әзерлек үтә, аннары махсус хәрби операция уздыру зонасына җибәрелә. Позывное итеп «Кудес»ны сайлый. 

Туганнары Роман соңгы тапкыр аларга 2024 елның 9 октябрендә Покровск юнәлешендә хәрби заданиегә китәр алдыннан шалтыратты, дип уртаклаштылар. Аның белән бергә сугышка аның хезмәттәшләре Серго һәм Хәлил барганлыгы билгеле.

Шуннан соң Роман өйдәгеләр белән элемтәгә чыкмый. Туганнары борчылалар һәм аның турында мәгълүмат эзли башлыйлар. Романны эзләү өчен сугыш хәрәкәтләре зонасына тиздән аның өлкән абыйсы Максим Нагорнов барырга карар кыла. Ир-ат 2024 елның 15 ноябрендә РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Ул Романның исән булуына, һәм махсус хәрби операция уздыру территориясендә булганда, аңа ярдәм итәр өчен Максим энесен эзләп табуына ышана.

— Без аны бөтен гаиләбез белән үгетләдек, ләкин ул киреләнеп: «Мин аны барыбер анда табам! Аңа минем ярдәм кирәк, ул бәлагә юлыккан!» Ә әйберләрне үзе армия капчыгына ике кешелек итеп салды, — дип сөйләде сугышчыларның әнисе Светлана Фавизовна.

Энесенең хәрби заданиедә һәлак булуы турында Максим Нагорнов махсус хәрби операция зонасында булганда белә.
Мотоукчылар взводының мотоукчылар бүлеге укчысы мотоукчылар батальонының мотоукчылар ротасы Нагорнов Роман Александрович Донецк өлкәсенең Покровск районында Селидово шәһәре янында хәрби бурычларны үтәгәндә снаряд кыйпылчыгы эләгү нәтиҗәсендә һәлак була.

Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен рядовой Нагорнов Роман Александрович үлгәннән соң «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

«Батырлык өчен» медале — сугышларда һәм дәүләт иминлеген тәэмин итү буенча махсус биремнәрне үтәгәндә, гражданнарның конституциячел хокукларын гомер өчен куркыныч тудырган шартларда яклаганда күрсәткән батырлык һәм кыюлык өчен Россия Федерациясенең Дәүләт бүләге бирелә.

Материал Нелли Лифантьева һәм Люция Рәхимова катнашында әзерләнде.

ФОТО: шәхси альбомнан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса