Үзенчәлекле кичә
Шәҗәрәләр – нәсел агачы
Шушы көннәрдә 2нче лицей китапханәсендә якташларыбыз – шагыйрь, язучы, гомумән, киң кырлы шәхес Әсгать Закиров һәм аның тормыш иптәше, тарихчы Миләүшә Закирова белән кызыклы очрашу кичәсе булып узды.
Алар – шәҗәрәләр торгызу осталары, бик тә үзенчәлекле, киң карашлы, кызыклы шәхесләр. Очрашуда укучыларның игүтиҗбарын җәлеп итеп, гаятҗ үзенчәлекле темага сөйләшү алып бардылар.
Чара 7-8нче сыйныф укучылары өчен «Шәҗәрәләр – нәсел агачы» VI төбәкара фәнни-гәмали конференциясенә әзерлек кысаларында оештырылды.
Әлфия ХӘСӘНОВА,
2нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Людмила МАКАРОВА фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа