Идел ярларына нурлар сибеп,
Матур булып ата бездә таң,
Таң шикелле якты туган илем,
Бәхет биргән җирем - Татарстан.
Бөгелмә Татар мәдәният үзәгендә 6 ноябрь көнне узган кичә менә шушы җыр белән башланып китте. Бәйрәм концертын алып баручы Эдуард Гафиятуллин тамашачыларны олы бәйрәмебез белән тәбрикләде, аннары республиканың төп элементларыннан булган...
Идел ярларына нурлар сибеп,
Матур булып ата бездә таң,
Таң шикелле якты туган илем,
Бәхет биргән җирем - Татарстан.
Бөгелмә Татар мәдәният үзәгендә 6 ноябрь көнне узган кичә менә шушы җыр белән башланып китте. Бәйрәм концертын алып баручы Эдуард Гафиятуллин тамашачыларны олы бәйрәмебез белән тәбрикләде, аннары республиканың төп элементларыннан булган Гимнның сүзләрен, аңа көйне кемнәр язуы турында сораулар бирде. Көе композитор Рөстәм Яхинныкы икәнен барыбыз да беләбез икән, ә менә сүзләрен Рамазан Байтимеров язганын белүче сирәк булып чыкты. Татарстан әләме төсләрен дә бергәләп барлап чыктык:
Шундый матур яшел төс,
Ул кызылы, ул агы,
Җилферди Республикада
Безнең Дәүләт флагы.
"Мин яратам сине, Татарстан" җыры яңгыраганда халык аңа кушылып җырлады.
Кичәнең икенче өлеше башланды. Алып баручы сәхнәгә Татар мәдәният үзәге директоры Флюра ханым Шәрипованы дәште. "Мөхтәрәм җәмәгать, бүген бездә берьюлы ике бәйрәм", - дип, ул сәхнә түренә юбилярны - Бөгелмә сандугачы Гөлгенә Авзалованы чакырды. Аның башкаруындагы "Бөгелмә", "Картаямыни соң йөрәк?" җырларын тамашачылар алкышларга күмделәр. Гармунчылар, җырчылар, берсе артыннан икенчесе чыгып, Гөлгенә Нигъмәт кызын котладылар, аңа үзләренең җыр-моңнарын бүләк иттеләр.
Гөлгенә Авзалова озак еллар "ТатНИПИнефть" институтында эшли. Шәһәребездә дан алган "Җизнәкәй" ансамбленә йөри. Лаеклы ялга чыккач, Татар мәдәният үзәгенә килеп, "Җиңгәчи" фольклор ансамблен оештыра, аны "Халык ансамбле" дәрәҗәсенә җиткереп, яшь буынга тапшыра.
Җырларда җырланганча, картаямыни соң йөрәк, Гөлгенә ханым эшләвен дәвам итә, үзәктә уздырылган барлык мәдәни чараларда актив катнаша, "Мирас" ансамблендә (җитәкчесе - Чәчкә Сәлимова) җырлый, театрда уйный, "Бөгелмә сердәшләре" дигән яңа төркем оештырып җибәрә.
Менә шундый матур кичә булды 6 ноябрь көнне Татар мәдәният үзәгендә. Котлауларга без дә кушылабыз. Гөлгенә Нигъмәт кызына саулык-сәламәтлек, иҗатында яңадан-яңа уңышлар, гаилә бәхете теләп калабыз.
Яшә җирдә җыр калдырып,
Җырың онытылмасын,
Җырланмаган җырың калып,
Үкенерлек булмасын.
Хәлимә ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Бөгелмә шәһәре.