Яшь бөгелмәлеләр нәфис гимнастика буенча беренчелектә җиңүчеләр арасында
Пермьдә нәфис гимнастика буенча “Валентинки” ачык беренчелеге узды.
Ярышларда 2006-2015 елларда туган яшь төркемнәрендә Россия шәһәрләреннән 300 дән артык спортчы катнашты. Бөгелмәне ярышларда тренерлар Анна Гамза һәм Маргарита Иксанованың шәкертләре тәкъдим итте.
Үз яшь төркемнәрендә җиңүчеләр:
1 урын Варвара Сикунова (2015 елгы));
1 урын Дарья Сикунова (2011 елгы));
2 урын Алия Заһирова (2011 елгы);
2 урын Софья Сикунова (2013 елгы));
2 урын Амалия Сәлимова (2010 елгы));
3 урын Агата Хикмәтова (2013 ел.);
3 урын Арина Суханова (2010 елгы.);
3 урын София Хәмидуллина (2007 елгы).
Ачык беренчелек кысаларында, яшь спортчылар шулай ук Халыкара класслы спорт мастеры Екатерина Груздеваның мастер-классында катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа