17 июль көнне тимер юл вокзалында бөгелмәләр физика буенча Бөтендөнья олимпиадасында җиңүче Алексей Красниковны каршы алдылар. 6 нчы
мәктәп укучысы 46 нчы Халыкара олимпиадада алтын медаль яулаган. Интеллектуаль ярыш Һиндстанның Мумбаи шәһәрендә узды. Алексей Россия җыелма командасында бердәнбер татарстанлы булган.
Алексей Красников тимер юл вокзалыннан шәһәр мэры Линар Закиров чакыруы буенча турыдан-туры шәһәр хакимиятенә юл алды. Бөгелмә шәһәре мэры аны һәм Алексейның педагогы Светлана Кирееваны зур җиңү уңаеннан ихлас котлады, аларга Мактау грамоталары тапшырды. Алексейга кадәр мондый зур
үрне яулаучы булмаган әле. Ул, 86 илдән килгән барлык көндәшләрен җиңеп, 400 укучы арасында "Иң яхшы физик" исемен ала. Егет, шул рәвешле, Синга-
пур, Кытай, Корея һәм Америка укучыларын уздырып, алтын медальгә дә лаек була. Алексейның әнисе әйтүенчә, егет кечкенәдән үк математика белән кызыксынган. Беренче өстәл китабы да элементар математика белешмәсе булган.
Укытучысы һәм мәктәп директоры Вячеслав Парфенов 6 нчы сыйныфта укыганда ук Алексейны 11 нче сыйныфларның физика дәресенә алар чишә алмаган мәсьәләләрне чишәр өчен чакыра торган булган. Шуннан бирле Алексей "6 нчы мәктәпнең даһие" дигән исемне алган. Яшь физик ике тапкыр фи-
зика буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасында җиңеп чыккан, математика буенча - призер, физика буенча Азия һәм Океания илләре арасында
көмеш медаль яулаган. Ул Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыручыларның берсе: физика һәм информатика фәннәре буенча - 100 балл, ә математикадан 96 балл җыйган. Шул рәвешле, ул илнең бар техник югары уку йортларыннан чакыру алган. Ә физика буенча Халыкара олимпиадада җиңгәч, аңа Бөтендөнья югары уку йортлары үз ишекләрен ачкан.
Алексей Красников документларын Мәскәү шәһәрендәге техник югары уку йортына биреп калдырган. Журналистлар аңа: "Җиңү яулагач, нинди хисләр
кичердең?" - дип сорау биргәч, "Мин дөньяда иң бәхетле кеше, тормыш үзе миңа елмайды дип куандым", - дип җавап бирде ул. Бәхетен яшерә алмаган егет
хәзер ял итәргә җыена. Алда аны олы тормыш юлы көтә, физика фәнен тирәнтен өйрәнергә планнар кора. Ә укытучылары, остазлары зур дәрәҗәгә иреш-
кән Алексейга киләчәктә Нобель премиясе лауреаты исемен яулауны юрап кала.
Шәһәр мэры Линар Закиров Алексей белән саубуллашканда аңа тагын бер тапкыр рәхмәт әйтте: "Син безгә август аенда узачак республика укытучыла-
ры конференциясенә менә дигән бүләк ясадың, хәзер Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашырга әзерлән", - дип озатып калды.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.