Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Татарстанда утызлап билингваль балалар бакчасы ярты миллион сум грант отты

Рафис Борһанов «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын җиңүчеләрне бүләкләде.

Татарстан Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын җиңүчеләрне бүләкләде. Конкурста 55 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы катнашты, аларның 28е 500 мең сум күләмендә грант отты. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Конкурс комиссиясе ике атна дәвамында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирүнең югары сыйфатын тәэмин итүче иң яхшы балалар бакчаларын бәяләү һәм сайлап алу өчен Татарстанның 26 районында булды.

Грантларны Казанның сигез балалар бакчасы, шулай ук Яр Чаллы, Бөгелмә, Арча, Чистай, Лениногорск, Саба, Мамадыш, Биектау, Мөслим, Питрәч, Түбән Кама, Азнакай, Ютазы, Буа, Сарман, Лаеш, Алабуга, Әлмәт һәм Теләче районнарыннан алдылар.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын бүләкләү тантанасы Казанның 82нче балалар бакчасында узды. Рафис Борһанов билгеләп үткәнчә, Татарстанда 2 меңнән артык балалар бакчасы эшли, әмма яңа мәктәпкәчә белем бирү оешмалары да төзелә.

«Быел гына да илкүләм проект буенча 6 мең урынга 30 балалар бакчасын тапшырачакбыз. Инде 26сы тапшырылган. Киләсе елда ике еллык программаны башлыйбыз, аның буенча илкүләм проект кысаларында тагын 50 балалар бакчасы төзеләчәк», — дип ассызыклады ул.

«Телләребезгә хөрмәт тәрбияләргә кирәк. Без толерантлыкта гына яши һәм иҗат итә алабыз. Һәрбер балалар бакчасы, Казан гына түгел, авыл җирлегендә дә полилингваль булырга мөмкин. Әмма бу үзмаксат түгел. Балага мөмкин кадәр күбрәк конкурентлы өстенлекләр бирергә, балаларның табигый потенциалын ачарга телибез», — ди министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса