Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Татар Димскәе авылында очрашу

- Әссәламегаләйкүм, мөхтәрәм Татар Димскәе авылы халкы! 25 ел буе аваз сала Үз ана телебездә. Белем нуры иңдерә ул Безнең күңелебезгә, - дигән сүзләр белән башлап җибәрде очрашуны төбәгебезнең яраткан артисты Эдуард Гафиятуллин. - Үткер телле, кояшлы-язлы, назлы-аһәңле, шаян-көлкеле, акыллы һәм олпат газетабыз "Бөгелмә авазы" җыйган бүгенге милли мәҗлескә хуш...

- Әссәламегаләйкүм, мөхтәрәм Татар Димскәе авылы халкы!
25 ел буе аваз сала
Үз ана телебездә.
Белем нуры иңдерә ул
Безнең күңелебезгә,

- дигән сүзләр белән башлап җибәрде очрашуны төбәгебезнең яраткан артисты Эдуард Гафиятуллин. - Үткер телле, кояшлы-язлы, назлы-аһәңле, шаян-көлкеле, акыллы һәм олпат газетабыз "Бөгелмә авазы" җыйган бүгенге милли мәҗлескә хуш килдегез, - дип дәвам итте ул. Аннан тамашачы Эдуард башкаруында җыр тыңлап хозурланды.


Сәхнәгә күтәрелеп, "Бөгелмә авазы" мөхәррире Руслан Җәләев Татар Димскәе авылы халкы белән газетаның хезмәттәшлеге турында сөйләде. Газета эшчәнлегендә лаеклы роль уйнаган, тумышы белән әлеге авылдан чыккан хезмәткәрләр: Тәскирә апа Талыйпова (урыны җәннәттә булсын), "Бөгелмә авазы"ның икенче мөхәррире булып эшләгән Фәрит Шәфигуллин, корректорыбыз Сания Хөснуллина, бүлек мөдире Ләйсән Йосыпова (бүгенге көндә декрет ялында, җәмәгате Руслан белән уллары Кәримне үстерәләр), хәбәрчебез Айгөл Шәрәфиева һәм башкалар татар басмасы үсешенә, аның 25 еллык юбилеена үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр. Аннан соң әлеге җирлектә газета укучыларның да шактый булуы, алар белән урнашкан элемтәләрнең ныклыгы турында да әйтелде. Шуннан соң сәхнәдә татар моңы бәйрәме дәвам итте.
Үз чиратында, авыл җирлеге башлыгы Риваль Илгиз улы Зәйнуллин газета хезмәткәрләренә җаваплы эшләре өчен рәхмәт белдерде, яңадан-яңа иҗади уңышлар теләде.
Тамашачы Бөгелмә Татар мәдәният үзәге артистларыннан Гөлгенә Авзалова җырларын тыңлап, Камил Нарчаев җитәкчелегендәге яшьләрдән тупланган "Бәллүр" ансамбле чыгышларын карап хозурланды. Баянчы Нәҗип Килдеяровның тальян гармунда уйнавын, аңа Эдуард Гафиятуллинның кушылып җырлавын аеруча яратты халык, алкышларын кызганмады. Һәр номердан соң артистларга чәчәкләр, башка бүләкләр бирү авыл халкының ихласлыгын, риясызлыгын күрсәтте.


"Бөгелмә авазы"ның җаваплы сәркатибе, "Моңсар" әдәбииҗат берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Әлфинур Шәвәлиева шәһәр һәм районда каләм тибрәтүчеләр белән таныштырды. Әлеге юнәлештә яңа исемнәрнең ачылуы, иҗат эшенә яшьләрнең килүен сөенечле вакыйга буларак бәян итте ул. Аннан соң залда утыручылар Әлфинур Әхтәм кызының үзе язган шигырьләрен тыңлады, аларны алкышларга күмде.
Очрашу авыл халкының "Бөгелмә авазы" газетасы хезмәттәшлегенә үзләреннән лаеклы өлеш керткәннәргә Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды. "Бөгелмә авазы" газетасы гимнын тамашачы аягүрә басып тыңлады, шуның белән үзенең аңа булган хөрмәтен күрсәтте.
Шундый күңелле, кызыклы һәм кирәкле очрашуны үткәрүдә катнашкан һәммә кешегә, залны тутырып килгән тамашачыга ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләчәктә дә Татар Димскәе авылы халкы белән урнашкан җылы мөнәсәбәтләр сүнмәс, алар тагын да көчәер дип ышанасы килә. Бергә булырбыз! Бердәм булырбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса