Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Сүнми торган яктылык

20 октябрь көнне сукырлар китапханәсенең Бөгелмә филиалында җирле шагыйрьләр - ирле-хатынлы Наил Нуркәшиф улы Хәмидуллин (тәхәллүсе - Наил Кәшиф) һәм Флюра Нурсәет кызы Хөснетдинова (тәхәллүсе - Флорида) белән очрашу үтте. Әнисә ГАНФӘРИТОВА, сукырлар китапханәсенең Бөгелмә филиалы китапханәчесе. Кичә башында без татар шагыйрәсе Саҗидә Сөләйманованың гүзәл иҗат җимешләрен искә төшердек, татар,...

20 октябрь көнне сукырлар китапханәсенең Бөгелмә филиалында җирле шагыйрьләр - ирле-хатынлы Наил Нуркәшиф улы Хәмидуллин (тәхәллүсе - Наил Кәшиф) һәм Флюра Нурсәет кызы Хөснетдинова (тәхәллүсе - Флорида) белән очрашу үтте.

Әнисә ГАНФӘРИТОВА,
сукырлар китапханәсенең
Бөгелмә филиалы китапханәчесе.


Кичә башында без татар шагыйрәсе Саҗидә Сөләйманованың гүзәл иҗат җимешләрен искә төшердек, татар, башкорт, үзбәк шигърияте классикларының шигырьләрен һәм бәяләмәләрен укыдык. Нәкъ менә С.Сөләйманованы Хәсән Туфан татарның Анна Әхмәтовасы дип атаган. Аңа быел 85 яшь тулар иде.

Алга таба безнең кунакларыбыз "Тыңла әле, җан ничек тавыш бирә" /"Послушай, как звенит душа"/ (Флорида) һәм "Үтә күренмәле ефәк һава" /"Прозрачен воздух шелковый"/ (Наил Кәшиф) дип исемләнгән яңа җыентыкларыннан шигырьләрен яттан сөйләделәр. Залда утыручылар аларның һәрбер чыгышын бирелеп тыңладылар. Иҗат җимешләре шулкадәр тәэсирле иде, хәтта күңелләребез йомшарып, күз яшьләре дә тамды.

Кичә барышында кунакларыбызга укучыларыбыз тарафыннан бик күп сораулар бирелде, шагыйрьләр аларга шигырьләр белән җавап кайтардылар. Галия Тимергали кызы Гардиеваның: "Безнең хөрмәтле кунакларыбыз татарча язалармы?" - дигән соравына җавап итеп, мәсәлән, Флюра Нурсәетовна туган телдә әнисенә багышлап язган озын шигырен яттан сөйләде. Күңелләр нечкәреп, күзләребезгә кабат яшь тулды.

"Сүнми торган яктылык" шигьрият клубының күптәнге матур гадәтләре бар: кунаклардан соң укучыларыбыз үзләренең иҗат җимешләре белән чыгыш ясый. Дуслары һәм көз хакындагы дулкынландыргыч шигырьләрне Оркыя Зәйдулла кызы Шахмәтова укыды. Ул иҗат җимешләрен шундый итеп башкарды, хәтта Наил Нуркәшифович аларны рус теленә тәрҗемә итәргә сүз бирде. Шулай ук Марина Константиновна Рябцева "Көзге мәхәббәт", "Минем киңлекләрем", "Минем сөйкемлем" һ.б. яңа шигырьләрен укыды. Клубның иң актив әгъзаларының берсе Людмила Любимова залда утыручыларны Өлкәннәр көненә багышлап язган яңа юмористик шигырьләре белән көлдерде.

Ике сәгатькә сузылган кичә бер минутта үтеп киткән кебек тоелды. Һәрбер чыгыштан соң яңгыраган кайнар алкышлар бәйрәмнең җан-лылыгын кабат-кабат дәлилләде. Укучыларыбыз бу шигъри бүләк өчен барлык чыгыш ясаучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр. Алар шулай ук агымдагы елның декабрь аенда физик мөмкинлекләре чикле һәм күрмәүче Бөгелмә шагыйрьләренең яңа шигырьләр җыентыгы басылуына зур өметләр багладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: шигырь Сукыр шагыйрь Китапханә шигърият