Көз килде
Табигатькә тагын көзләр килде,
Сары төскә манып дөньяны.
Яшел хәтфә кебек урманнарны
Кызыл, сары төскә буяды.
Бигрәк матур көннәр алып килгән,
Күчтәнәчкә диеп, көз әнә.
Агачларның ботагына кунып,
Сары яфрак булып тирбәлә.
Урманнарны барлый,
болыннарны,
Саргайганмы, диеп барсы да...
Уҗымнарны сыйпап йөгереп уза -
Табигатькә инде көз хуҗа.
Каңгылдашып
казлар киткән чакта
Моңсуланып кала көзләр дә.
Өзеп алып, сары яфрак сибә
Җәй калдырып киткән эзләргә.
Матур булып килә җир өстенә
Табигатьнең алтын көзгесе.
Алмашынып торган
ел фасылы -
Кешеләргә яшәү өлгесе,
Тормыш дәвамының билгесе.
Истәлеккә - шигырь
Калганнарга - бер истәлек,
Шигырь калдырып китәм.
Искә алып, бер укырлар
Әле, дип өмет итәм.
Шигырь язарга утырдым,
Җиткәч гомер көзләрем.
Аклык булып, пакь булып
Калсын сезгә сүзләрем.
Һәрбер сүзе өзелеп төшкән
Йөрәгемнән, җанымнан.
Һәр җөмләсе күңелемнең
Төпкеленнән алынган.
Шигырьләрем - көзге байлык,
Җан җылысы салынган.
Миннән истәлек калсын дип,
Күңел биреп язылган.
Юкка гына килми бит ул
Безгә гомер көзләре.
Сагынып сөйләрлек булып,
Калсын кеше эзләре!
Хозурлык
Нинди хозурлык, ачык зәңгәр күккә
Гүя ап-ак мамык сипкәннәр!
Бер-бер артлы барган кәрван кебек
Ак болытлар тезелеп киткәннәр.
Ак болытлар мине, яулык болгап,
Чакыра күк дөнья гизәргә.
Билләренә кунып, нурга чумып,
Китәр идем ерак илләргә.
Сәлам биреп ерак диңгезләргә,
Сөеп карап биек тауларга,
Җир шарына имин тормыш теләп,
Кайтыр идем туган якларга.
Татар моңы
Кайдан түгелә бу татар моңы?
Бәгырьләрне ала чеметеп.
Йөрәкләрне әрнеп сыкрата да
Күңелләрне куя җилкетеп.
Күңелләргә шундый якын бу моң!
Йөрәкләрне итә тәэсирле.
Бар дөньясы, һәрбер җан иясе
Бер бөтене кебек бу җирнең.
Кайгы, хәсрәт, борчу, йөрәк хисе,
Эчке сагыш катнаш моңсулык.
Бар табигать, һәрбер җан иясе
Шул моңнарны тыңлый ымсынып.
Чишмәләр дә акмый - моңны тыңлый,
Урман-кырлар бар да тын калган.
Татар күңеле тоташ моңнан тора,
Аермачы моңнан, я Аллам!
Күңелләргә нур тулды
Өйрәндек без туган телдә
Кыйблага табынырга.
Әзер идек, аны яклап,
Ут булып кабынырга.
Туган телем - иркә гөлем,
Күңел түрең киң булды.
Әнкәм теле белән бергә
Күңелләргә нур тулды.
Ул бит газиз әнкәм теле,
Ерак бабамнар теле.
"Туган телне сакла!" - диеп,
Исә гасырлар җиле.
Матур да син, назлы да син,
Аһәңле дә, моңлы да.
Гомер буена көйләп тә,
Туймый торган җыр гына.
Туган җирем, назлы телем -
Бу яшәүнең кыйммәте.
Туган телне белү кирәк,
Бу - тормыш хакыйкате.
Сөю сагышы
Зәңгәр күккә карап, йолдыз саныйм,
Аларның да була төрлесе.
Җидегән йолдыз -
безнең йолдыз бит ул,
Мәхәббәтебезнең билгесе.
Йолдыз кичтек, вәгъдәләр бирдек,
Ишеткәндер әле Җидегән.
Безнең вәгъдәләребезгә
шаһит булып,
Җиде йолдыз күккә сибелгән.
Никтер беркөн син дә йолдыз булып,
Зәңгәр күк йөзенә атылдың…
Сөю сагышы дип җыеп алдым
Учларыма йолдыз валчыгын…
Көтәм әле, өзмим өметемне,
Кабат йолдыз булып балкырсың.
Киек каз юлыннан яннарыма
Очар кошлар булып кайтырсың.