Ныклы күпер салынды
Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы - шәһәребездәге иң шәрәфле уку йортларының берсе. Бу беркемгә дә сер түгел. Андагы уку-укыту программалары, яңадан-яңа белгечлекләр әзерләү бүлекләренең ачыла торуы, төпле һәм югары квалификацияле укытучылар коллективы тупланган булу уку йортының дәрәҗәсен елдан-ел күтәрә. Ә биредә бе-лем алып, зур предприятиеләргә эшкә урнашучы белгечләр җирле сәнәгатебезнең ныклы...
Бик күптәннән шәһәребездәге кодрәтле җәмгыятьләр өчен эшче белгечлекләр әзерләү уе белән янып йөргән уку йорты җитәкчелеге, ниһаять, 2008 елда Рус милли мәгариф министрлыгының һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында эшче-белгечләр тәрбияләү максатыннан игълан ителгән конкурсында катнашуга ирешә. Тәкъдим ителгән эшләр уку йортының дәрәҗәсе, инновацион укыту программалары, мәгълүмати технологияләр, фәнни-тикшеренү өлкәсендә ирешкән уңышлар, предприятиеләр белән тыгыз бәйләнешне күздә тотып һәм тәфсилләп бәяләнгәннән соң, гаять четерекле таләпләрнең һәммәсенә дә җавап биреп, Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы иң яхшылар рәтенә чыкты - "ТНГ-Групп" җәмгыяте ярдәме белән "Мәгариф" дәүләт проектында җиңү яулауга иреште. Матди-техник базаны ныгыту, лаборатория җиһазларын яңарту өчен дәүләт казнасыннан, Татарстан Хөкүмәтеннән шактый күләмдә ярдәм алынды. Боларга өстәп, дәүләт проектының төп каһарманнары - техникумнан эшче куллар көткән сәнәгать предприятиеләре дә кушылды. Алар рәтендә "ТНГ-Групп" җәмгыяте дә (җитәкчесе - Ринат Харисов) үзенең мөһим ролен уйнады. Шул дәверләрдән бирле уку йорты һәм сәнәгать предприятиесе арасында ныклы күпер салынды.
"Дуслык җепләрен ныгыту, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәү максатыннан, 2010 елда "Гамәли геодезия" белгечлегенә укыта башладык. Чөнки аларга предприятиеләрдә ихтыяҗ зур, ә якын-тирәдә, Октябрьский нефть техникумыннан кала, мондый белгечләрне әзерләүче башка уку йорты юк", - ди уку йорты директоры Ирек Ибраһим улы Хәбипов. Ярдәмләшеп, барысын да алдан ук ныклап уйлап башлаган эш, Аллага шөкер, бүгенге көндә яхшы нәтиҗәләре белән шатландыра. Белгечлек буенча ел саен 30 кешедән торган төркем тупланып килә. Уку түләүле булса да, студентларга тырышып белем алу өчен кызыксындыру чаралары булдырылган. "Бик яхшы" билгеләренә генә укучылар өчен түләүгә - 50, "яхшы" билгеләренә өлгерүчеләргә 10 процент ташлама ясала. Егет-кызларның уңышлары да шактый. Барысы 8 студент - "бик яхшы", 47 студент "яхшы" билгеләренә генә укый. "Бу белгечлек буенча укырга килергә теләүчеләр саны елдан-ел арта. Шулай да сан артыннан кумыйбыз, безгә сыйфат мөһим. Киләчәктә, бәлки, бу белгечлеккә якын булган яңа төркемнәр дә ачып җибәрербез", - ди техникум директоры.
Уку процессы үзе дә бик кызыклы, мавыктыргыч итеп алып барыла. Практикалар һәм төп махсус фәннәрне укытуда "ТНГ-Групп" җәмгыяте белгечләре катнаша. Техникумга теләктәшлек күрсәтүче предприятиеләрдә көч куючы белгечләр белән эшләү - бик яхшы һәм уңай нәтиҗәләргә ирешүгә ачык юл. Белгечләр беренче көннәреннән үк кемнең ничек шөгыльләнүен, аларның эшкә, белемгә омтылышларын күрәләр. Уку йорты җәмгыятькә нинди генә үтенеч белән мөрәҗәгать итсә дә, геофизиклар бервакытта да каршы килмиләр. Белгечлекне үзләштерүдә мөһим булган җиһазлар дисеңме, канцелярия товарлары, уку әсбаплары да алар ярдәме белән булдырыла. Мәсәлән, көз көне студентлар практикаларын оешмада эшләүче яшь белгеч - топография-геодезия отряды начальнигы, КФУның астрономия һәм геодезия кафедрасын тәмамлап кайткан Марат Әбдрәшитов белән үтәләр. Быел инде 2 нче курс укучылары аның кабат килүен көтеп калалар.
Әйе, геодезия - бик кызыклы һәм зур ихтыяр көче таләп итә торган белгечлек. Бирегә авырлыклар алдында баш имәүче, максатчан, сәламәтлек һәм рух ягыннан нык, кыр шартларында эшләүдән курыкмаган кеше-ләр килә. Чөнки һөнәрләре сәяхәтләр, табигать белән тыгыз бәйләнгән. Кайда гына башкарылмый аларның эшләре: тундрада, тайгада, Африкада... Төп максатлары җирлекне географик масштаб-лау һәм өйрәнүдән гыйбарәт: тикшеренү, территорияне үлчәү, геологлар, төзүчеләр эшендә мөһим булган координатлар хисаплау, карталар төзү һәм башкалар белән шөгыльләнәләр. Әйе, студентлар һөнәрләрен бик зур кызыксыну белән өйрәнәләр. Еш кына астрономик күзәтүләр ясау белән мәшгульләр. Алар гадәти дәресләрдән тыш, төрле шәһәрләргә сәяхәтләр кылалар, анда бик күп яхшы кешеләр белән очрашып, шактый кызыклы мәгълүмат туплыйлар. Казан шәһәренең астрономик обсерватория музеена бару, төнлә олы телескоплар ярдәмендә күкне күзәтү, Казан федераль университетының геология музее, астрономия кафедрасы, Алабуга шәһәренең табигате, җирлекнең рельефы белән танышу, андагы музейларда, Россия дәрәҗәсендәге милли паркта булу укучыларда онытылмаслык тәэсирләр калдырган. Билгеле инде, алар "ТНГ-Групп" җәмгыяте белән дә тыгыз элемтәдә. Мәсәлән, 3 нче курс студентларының Казан янында урнашкан геофизика партиясенә барып, геодезистларның ничек яшәүләре, эшләүләре белән танышулары, биредәге белгечләрнең эш тәртибен җиренә җиткереп аңлатулары, нинди программалар белән эшләүләрен дәлилләүләре нәтиҗәсендә, укучылар геоде-зистларның төп бурычларын җирлектә күреп төшенгәннәр.
Ә һөнәр белән ныклап таныштыру аларның укырга тәү-ге килгән көннәреннән үк башлана. Беренче курс студентлары белән аралашканнан соң, мин моңа үзем дә инандым. Алар уку елы башында ук оешмалардан белгечләр чакырып, һөнәрнең асылын ачыклауга багышланган сыйныф сәгате үткәргәннәр. Соңрак "ТНГ-Групп" җәмгыятенә экскурсиягә барып, андагы алдынгы белгечләрнең хезмәт рәвеше белән танышканнар, киләчәктә үзләренең нинди шартларда, кайларда эшләячәкләре турында бик тә эчтәлекле аңлатмалар алып кайтканнар. Төркем җитәкчесе Елена Кузнецова укучылары өчен шатланып: "Шунысы куандыра, укучыларым беренче көннәреннән үк үзләрен яхшы яктан гына күрсәттеләр, барысы да бик тырышлар, яхшы укыйлар. Мин аларның әти-әниләрен мактап туя алмыйм", - дип, уй-фикерләре белән уртаклашты.
"Төркемдәге егет-кызлар-ның уңган-булганлыгына сокланып бетә алмыйм. Киләчәктә аларның барысының да укуларын югары уку йортларында дәвам итеп, предприятие-оешмаларыбыз өчен яхшы белгечләр булып өлгерүләрен теләр идем", - ди 3 нче курс студентларының группа җитәкчесе Елена Шимарина. Әйе, алар бер генә минут вакытларын да бушка уздырмаска өйрәнгән: һәр-вакыт эзләнүдә, ниндидер кызыклы ачышлар ясарга омтылалар. Укытучылары белән бергәләп, киләчәктә бу белгечлек буенча укуларын дәвам итәргә мөмкин булган югары уку йортлары белән интернет челтәрләре аша танышып чыгарга, алар белән хатлар да алышырга өлгергәннәр инде. Шулай итеп, студентлар укуларын Новосибирск, Мәскәү, Санкт-Петербургта дәвам итәргә уйлыйлар. Бик тиздән бу студентлар "ТНГ-Групп" җәмгыятенә - җитештерү практикасына юл тотачак.
Ә инде күп нәрсәгә өй-рәнгән югары курс студентлары әлеге белгечлекне сайлаганнарына үкенмиләрме? Моны аларның үзләреннән сорыйк.
Равил Закиров (рәсемдә), "яхшы" билгеләренә генә укучы, актив, спорт сөюче 3 нче курс студенты:
- Билгеле инде, бирегә укырга килгәнче тәүге юнәлешне әти-әнием күрсәтте, ә хәзер мин аларга моның өчен бик рәхмәтле. Һөнәр өйрәнү үзе үк бик кызыклы, мавыктыргыч бит. Без, тырышып укудан кала, вакытыбызны бик күңелле һәм файдалы да үткәрәбез. Геофизика оешмасына экскурсиягә бару, кыр шартларында аларның эш рәвешләрен күзәтү үзе ни тора! Тиздән менә аларның көчле командасына кушылып, белемнәребезне эштә сынап караячакбыз. Үзебезне лаеклы белгечләр буларак күрсәтербез дип уйлыйм", - ди ул.
Юля Гонтарь (рәсемдә), төркем старос-тасы, уку алдынгысы:
- Безнең гаилә әгъзаларының барысының да эше нефть сәнәгате белән бәйле. Әнием "ТатНИПИнефть" җәмгыятендә көч куя, әтием һәм абыем - бораулаучылар. Шуның өчен мин үзем дә геофизика өлкәсенә кагылышлы белгечлеккә өстенлек бирдем. Бу юнәлешне сайлавым өчен куанам. Укытучыларыбыз да бик әйбәтләр, студентлар белән уртак тел таба беләләр, яңа материалны да кызыклы, мавыктыргыч, барыбыз да аңларлык итеп җиткерәләр. Практикаларыбыз бик күңел-ле үтә. Уку дәверендә бик күп сәяхәтләр кылып, яңа белемнәр үзләштерәбез. Мәсәлән, Октябрьский нефть техникумына баруыбыз гаять күңелле мизгел булып истә калды. Анда да безнең белгечлек буенча белем бирәләр бит. Без ул студентлар, укытучылар белән күрешеп сөйләштек. Уку йортының музеенда булып, иң искедән алып, соңгы модельдагы җиһазларга кадәр күрдек. Киләчәктә укуымны Новосибирск акдемиясендә, яисә Мәскәү я Санкт-Петербургта дәвам итәргә уйлыйм. Эш урынына килгәндә, "ТНГ-Групп" җәмгыятен сайлар идем. Тиздән бу предприятиедә практика үтәчәкбез, әгәр дә үзебезне лаеклы күрсәтеп, укып бетергәч, әлеге оешмага эшкә урнашсак, алар безнең алдагы укуыбыз өчен түләргә дә әзерләр", - ди Юля.
Әйе, изге сәгатьтә башланган эшнең ахыры да уңышлы була. Шуның өчен дә сезнең тырышып укуларыгыз, ә җәмгыять-предприятиеләрнең чын күңелдән теләктәшлек күрсәтеп, бу студентларга бар булганнары белән ышанулары бары тик татлы җимешләр генә китерсен иде диясе килә. Хезмәт юлларыгыз уң булсын, табигать балалары!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа