Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Нурлы Гайшә

18 июль көнне газетабызның актив җәмәгатьчелек хәбәрчесе Гайшә Хәбибулла кызы ХӘСӘНОВАга 77 яшь тула. Хөрмәтле Гайшә Хәбибулловна, сез - шәһәр һәм район ветераннар советы президиумы әгъзасы, үзегез озак еллар хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан Бөгелмә механика заводының да мактаулы ветераны. Шулай ук "Бөгелмә авазы" газетасының ветераны дип саналырга да хаклысыз,...

18 июль көнне газетабызның актив җәмәгатьчелек хәбәрчесе Гайшә Хәбибулла кызы ХӘСӘНОВАга 77 яшь тула.
Хөрмәтле Гайшә Хәбибулловна, сез - шәһәр һәм район ветераннар советы президиумы әгъзасы, үзегез озак еллар хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан
Бөгелмә механика заводының да мактаулы ветераны. Шулай ук "Бөгелмә авазы" газетасының ветераны дип саналырга да хаклысыз, чөнки 25 еллык та-
рихы булган газетабызны чыга башлаган беренче көннәреннән үк алдыручы, татарча махсус өйрәнеп, аны даими укучы, озак еллар дәвамында тотрыклы
рәвештә иң актив язып торучы хәбәрчеләребезнең берсе сез. Шәһәр һәм аның тарихына, һәркем үрнәк алырлык мөхтәрәм затларына багышланган язма-
ларыгыз, сәяхәтнамәләрегез һәм хатирәләрегез укучыларда зур кызыксыну уята, күңелләргә шифа бирерлек якты истәлекләр һәм хис-тәэсирләр кузгата; сез күтәргән проблемалар шәһәрдәшләребез тормышын яхшыртуны күз уңында тота.
Татар матбугатына булган тирән ихтирамыгыз һәм ышанычыгыз, туган телебезне хөрмәт итеп, милли йолаларыбызны, динебезне санлап-саклап яшәвегез белән дә күпләргә үрнәк сез. Киләчәктә дә шулай көр күңелле булып, актив тормышта кайнап, иҗтиһатыгызның уңай нәтиҗәләрен күреп, шатланып яшәргә, иҗат итәргә насыйп булсын. Саулык-сәламәтлек, бәхет телибез!
Ихтирам белән, "Бөгелмә авазы" редакциясе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса